Тынычлык тели күңелләр
Иске Кормашта яшәүче Данияр һәм Тәрҗимә Әскәровларның якыннары Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Бөек Җиңүне якынайту өчен көч-тир түккәннәр. Яу кырында һәлак булганнары да бар. Аларның батырлыгы яшәү көче бирә.
– Бабыкай Әхмәт Галиәскәр улы Әскәров 1943 елда сугыш кырында ятып калган. Әбекәй Сәгыйдәбикә Әнвәртдин кызы Әскәрова – тыл ветераны. Иске Кормашка Бикчәнтәй авылыннан килен булып төшкән. Аларның нигезендә хәзер без торабыз. Әбекәй 96 яшенә кадәр гомер кичерде, гомер буе бабыкайны көтеп яшәде, – ди Данияр Әскәров.
– Әтием Миргазиян Вилдан улы Вилданов – сугыш ветераны. Әнием Фәния Салих кызы Вилданова – тыл ветераны. Аларны бик юксынам. Бертуган абыйлары сугышта катнашып исән кайттылар. Әтинең бертуган энесе сугышта һәлак булган. Әбекәй 82 яшендә вафат булды, үлгәнче улын көтте, – ди Тәрҗимә Әскәрова.
Иске Кормаш егете Данияр, әти-әнисе вафат булып, ятим калганнан соң, әбекәе тәрбиясендә үскән. Түке авылы кызы Тәрҗимә озак еллар авыру әнисен һәм туганын карап, аларга тәрбия кыла. Икесенә дә тормышларын авырлык белән алып барырга туры килгән. Үз гаиләләрен дә соңрак коралар. Әмма бер-берсенә туры килгән пар булганнар алар. Уй-карашлары, максат-хыяллары уртак.
Кыенлыкка бирешмиләр
Данияр Әскәров шәхси кибеттә хисапчы булып хезмәт куя. Элек авыл җирлегенең хисап эшен алып барган. 2015 елда эшсез кала һәм 2016 елда кардан сын ясау белән ныклап мавыга башлый. Башта караңгыда фонарь яктысында эшлиләр. Районнан Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә комиссия килеп киткәч (башка җирлекләрдә йөри-йөри караңгыга калганнар), озак та үтми алар янына баганага ут көйләнә.
Эшсез калгач, авыр хәлгә тарыган гаилә яңа шөгыль белән күңелен юата. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, кайгыртып торучы Әскәровлар бу кыенлыкны да җиңеп чыгалар.
Тәрҗимә Миргазиян кызы 1986 елдан 2003 елга кадәр Түке мәдәният йорты директоры булып эшләгән. Төрле чаралар оештырганнар. Театр атналыгында 1-3 нче урын яулыйлар. Театр коллективы көчле иде. Авылдашлар белән Хәй Вахитның “Кияүләр”, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Риза Ишморатның “Кайту” дигән әсәрләрен сәхнәләштергәннәр.
Җәйге чорда суган басуы, амбарда төнге эш, болында печән чабу, аны алып кайтулар – берсе дә онытылмый.
Улларын көтә әниләр
Аналар Бөек Ватан сугышыннан улларын көткән. Ачы
хәсрәтне күкрәгенә кысып, ачы сагыштан сыгылмаска тырышып көн күргәннәр. Хәзерге көндә неонацистларга каршы көрәш бара. Махсус хәрби операция дә аналарны, сөйгән ярларны хафага салды. Алар газизләренең исән-сау, җиңү белән кайтуларын зарыгып көтәләр.
Районда яңа елга бизәлеш, республикада “Ә менә безнең ишегалдында” дип аталган конкурслар игълан ителгәч, Әскәровлар нәкъ менә шушы теманы күтәреп алды. Иске Кормаш урамын балкытып торган бизәлеш фотолары бөтен интернетны җәлеп итте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, махсус хәрби операция темасы, якыннарын көтүче ана образы, кызыклы персонажлар – аларның иҗат җимеше.
Узган ел, махсус хәрби операция темасын ачарга теләп, госпиталь ясаганнар иде. Биеклеге 2, озынлыгы 15 метрлы аждаһаны интернетка куйгач, аны 100 меңнән артык кеше караган. Быелгы мәгарә эчендәге 18 метрлы елан да – Данияр Әскәровның кул эше. Мәңгелек ут янына Тәрҗимә Әскәрованың үзе бәйләп, үреп ясаган чәчәкләрен куйганнар. Авыл халкы, бала-чага, кайткан кунаклар аларның капка төбендәге гаҗәеп күренешне күреп сокланды. Шунда истәлеккә фотога төштеләр, музыка астында күңел ачтылар. Мөслим, Сарман районнарыннан махсус килеп караучылар да булган.
Ел саен яңарыш
Әскәровлар үзләренең ишегалдында кар сыннарын 2012 елда ясый башлыйлар. Кыш бабай, кар кызы, самовар, керпе, шугалак барлыкка килә. Ел саен үзгәреш кертелә. 2016 елда, тәвәккәлләп, урам якка чыгалар һәм район күләмендә өченче урын алалар. 2017 елда яңгыр явып бозылган барлык эшне дә яңартырга туры килгән. 2018 елдан алып бүгенгәчә бу эштә районда беренчелекне бирмиләр. Чиләктә су калдырып, ул бозлангач, шул боздан могжиза тудырырга өйрәнгәннәр. Боз эченә ялтыравыклы уенчыклар кертеп калдыргач, ул бик матур килеп чыга.
Казанда бүләкләнделәр
“Ә менә безнең ишегалдында” дип аталган интернет бәйгедә шәһәр һәм авыл гаиләләре үзара көч сынашты. Кала ишегалды заманча бизәлештә өстенлеккә ия, ә сала кешесе төп игътибарны кар сынына бирә. Әскәровларның кар сыннары интернет-бәйгедә өченче урын яулады. Аларны “Татмедиа” АҖ бинасында, “Татар-информ” мөхәрриятендә хөрмәтләп каршы алдылар, олылап бүләкләделәр. Татар иҗтимагый палатасы белән берлектә “Татар-информ” тарафыннан үткәрелгән конкурста аларның өченче тапкыр катнашуы.
– Татар иҗтимагый палатасы җитәкчесе, комиссия рәисе Зилә Вәлиева хезмәтебезне югары бәяләде. 18 метр еланны бик ошатты, тематикага соклануын белдерде, рәхмәтен җиткерде. Ягымлы, ачык итеп сөйләшүе, безнең белән аерым фотога төшүе безгә, авыл кешесенә, бик ошады, – дип, шатлыкларын белдерде Әскәровлар.
Һәр бизәлешнең
үз символикасы бар
– Теманы ничек сайлыйсыз?
– Алдан планлаштырмыйбыз. Безгә илһам кар белән бергә килә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәйкәлне кардан ясамакчы идек, яңгыр комачаулады. Эремәсен өчен буяу кулланырга туры килде. Елан һәм тау куышлыгына такта, тимерчыбыкны эшкә җиктек. Каркас кар астында калырга тиеш иде, табигать төзәтмәләр кертте. Ана образы тудырдык. Кардан веранда өймәкче булдык, монда да тактаның кирәге чыкты. Гади генә курчакны бүләк итеп бирделәр. Ә без аны киендереп, гримм салып, халыкка чыгардык. Килгән олы кунаклар да аны күреп тәэсирләнделәр.
– Әкият геройларының берсе дә читтә калмадымы?
– Бал тоткан аю, төлке, осьминог, йомры икмәк кебек мультфильм геройлары ясадык, балаларга аларны карау кызыклы. Барысы да – үзебезнең фантазия. Олы мич тора, фонарь уйлап таптык та, мич авызына урнаштырдык. Ипикәй пешкән. Кар бабай, кар кызы, клоуннар аерым урында барлыкка килде. Пар аккошлар да онытылмады. “Болгар” радиосы конкурсына дип аерым сын булдырдык.
– Бәйге кайсы вакытта, ничегрәк үтте?
– Интернет бәйге 19 гыйнварда игълан ителде. 30 гыйнварга төгәлләнде. 28 гаилә катнаштык. Район башлыгы Ленар Рафак улына, Илшат Илфат улы җитәкчелегендәге комиссиягә, җирлекнең элекке һәм хәзерге җитәкчеләре Илшат Әгъзәп улына, Дилбәр Ралиф кызына, “Актаныш-информ” җитәкчесе Айнур Рәсим улына рәхмәтлебез. Адай авылыннан Зәбир абый булышты, мораль яктан зур таяныч булды. Кемнәр тавыш биргән, аларның барысына да рәхмәтлебез. 3086 тавыш җыеп, җиңү яулый алганбыз икән, барлык райондашларның тырышлыгы белән ирешелгән күрсәткеч бу.
– Могҗизалы хәлләр дә буламы?
– Бер хикмәт булды. Комиссия каравы вакытында Ләйсән Газизова фотога төшерә. Шунда каяндыр бер песи килеп чыкты да, һәрбер кадрга эләгә башлады. Мич каршында, елан тирәсендә, Ана образы янында төште. Ике аккош уртасына кереп утырды. Кремль ясадык, аның янына килмәде. Ә “Болгар” радиосында бар. Шаккатмалы хәл булып чыкты ул.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев