Тырышлар, булдыклылар
Гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, районыбызның үрнәк гаиләләрен барлыйбыз.
РАВИЛ ҺӘМ ФӘНҮЗӘ ГАЛИМОВЛАР
Пучы авылыннан Равил һәм Фәнүзә Галимовлар 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Галимовлар 1997 елда гаилә коралар. Тормышларының яме булып, өйләре һәрвакыт балалар шау-шуына күмелеп торган. Хәзер инде алары да үсеп җиткән. Һәрберсе үзенең мөстәкыйльлеген ныгыта. Олы кызлары 1999 елгы Люзия югары уку йортын тәмамларга өлгергән, хәзерге көндә эшли. Икенче кызлары Рания – 2002 елгы, ул да югары белем үзләштерә. Уллары Рөстәм Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 10 нчы сыйныфында укый.
Гаилә башлыгы Равил Максут улы 2014 елдан үз эше белән шөгыльләнә, пластик тәрәзә, ишекләр ясый. Фәнүзә Фирдәвис кызы 21 ел социаль хезмәткәр булып эшли.
АЯЗ ҺӘМ ЛЕНАРА ГАЛИМОВЛАР
Татар Суыксу җирлегеннән Аяз һәм Ленара Галимовлар авыл җанлы булулары белән аерылып торалар.
Алар 2012 елда Татар Суыксуга Яр Чаллы шәһәреннән күченеп кайтканнар. Авылны яшәтү, яшәртү теләге белән яна ике яшь йөрәк. Йорт сатып алып, шунда гаилә куышын тергезәләр. Авылда иң актив тормыш алып баручыларның берсе алар, җәмәгать эшләрендә янып йөриләр. Гаиләләре белән авылда үткәрелгән барлык мәдәният чараларында, күмәк эшләрдә актив катнашучы Галимовлар – районда да билгеле, хөрмәткә лаек шәхесләр.
Аяз – Татар Суыксуы мәдәният йортында биюче, Ленара
китапханәче булып хезмәт куя. Бер ул, бер кыз үстерәләр.
ИЛГИЗ ҺӘМ РӘЗИЛӘ ГЫЙЗДӘТУЛЛИННАР
Иске Байсар авылында гомер итүче Илгиз һәм Рәзилә Гыйздәтуллиннарның бергә тормыш корып яшәүләренә 45 ел.
Илгиз Гыйздулла улы 1957 елның 1 маенда Иске Байсар авылында туа. Хезмәт юлын механизатор булып башлый. Армия сафында хезмәт итеп кайткач, 8 ел клубта эшли. ”Ташкын” хуҗалыгына күчеп, шунда хезмәт куеп, лаеклы ялга китә. Эш дәверендә бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, Казанга республика алдынгылар җыенына барып, Президентның исемле сәгатенә лаек була. Пенсиягә чыккач, кабат мәдәният өлкәсенә тартыла. Бүген дә Чишмәбаш авылы клубында хезмәт куя, сәнгатькә гашыйк буларак, бик күп уңышка ирешә. Рәзилә Илфар кызы 1958 елның 8 маенда Актаныш авылында туа. Хезмәт юлын хуҗалыкта агроном буларак башлый. Клубта, мәктәптә, көнкүреш комбинатында, хастаханәдә эшли, социаль хезмәткәр, китапханәче дә ул, “Ак калфак” оешмасының җирлектәге бүлекчәсен җитәкли. Мактау кәгазьләре, дипломнары шактый.
Алар 1979 елның 14 июнендә бергә тормыш корып яши башлыйлар. Шул дәвер эчендә 3 кыз үстерәләр, белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Олы кызлары Айгөл Яр Чаллы шәһәрендә, укытучы. Иптәше Ренас белән 3 кыз үстерәләр. Уртанчылары Лилия иптәше Наил белән 2 кыз үстерә. Лилияләре – атказанган мәдәният хезмәткәре, Актанышның җырчы сандугачы. Кече кызлары Айзирәк – биюче. Актанышта “Шатлык” ансамблен җитәкли, балаларга бию серләрен өйрәтә. Тормыш иптәше Илнур белән 2 бала тәрбиялиләр.
ЛЕМАР ҺӘМ ЛҮЗИЯ ФӘРДИЕВЛӘР
Иске Кормаш авылыннан 1995 елның 24 августында гаилә корганнар. Төп йортта каената, каенана белән 29 ел бергә яшиләр.
Лемар Зөфәк улы 1974 елның 29 июнендә туган, хәзерге вакытта “Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендә инженер-механик хезмәтен башкара. Лүзия Зөфәр кызы 1972 елның 11 октябрендә туган, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. Педагогик стажы – 31 ел. Хезмәтендәге уңышлары өчен район мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләренә лаек булган.
Уллары Тимур, армия сафларында хезмәт итеп кайтып, хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә эшли. Кызлары Лияна Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында укый. Җыр сәнгатенә гашыйк. 2016 елдан башлап “Йолдызлык” фестивалендә ел саен диярлек I-II дәрәҗә лауреат исемен яулый.
ИЛНУР ҺӘМ ГӨЛНАЗ ИМАМОВЛАР
Ирмәш авылыннан Илнур һәм Гөлназ Имамовлар үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка, бердәмлеккә, аңлашуга, хезмәт сөючәнлеккә, эшкә намуслы мөнәсәбәткә нигезләнгән гаилә нигезләренең ныклыгы белән аерылып торалар.
Гаилә башлыгы Илнур
Нефтекама шәһәрендә училищеда укыган. 1988-1990 елда армиядә хезмәт итә, хәзерге вакытта Актаныш агрегат заводында хезмәт куя. Эш стажы – 36 ел. Әҗәкүл авылында балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназның һөнәри осталыгы, иҗадилыгы һәр балага һәм ата-анага шәхси мөнәсәбәт таба белүе белән хөрмәт казана. Эш стажы – 32 ел. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Педагог-остаз” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Илнур белән Гөлназ Имамовлар 3 кыз тәрбиялиләр. Өлкән кызлары Гөлнур кияүдә, 2 бала үстерәләр. Гүзәл, үз әнисе кебек үк, тәрбияче һөнәрен сайлаган, кече кызлары Гөльяр Актанышның 1 нче мәктәбендә 7 нче сыйныфта укый.
РИФ ҺӘМ ВӘСИЛӘ ХӨСӘЕНОВЛАР
Яңа Богады авылында гомер кичерүче Хөсәеновларның бергә яшәүләренә – 48 ел.
Икесе дә авылның бик хөрмәтле кешеләре, гомер буе хуҗалыкта тырыш хезмәт куйганнар.
– Гаилә башлыгы үзешчән сәнгатьтә, концерт-спектакльләрдә актив катнашып, авылдашларының мәхәббәтен казанды. Җирлектәге өмәләрнең дә башлап йөрүчесе ул. Авылны су баса башлагач, үзенең тракторы белән су юлын ярырга ярдәм итте, – ди Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов.
Риф һәм Вәсилә Хөсәеновлар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар – 11 оныкның кадерле дәү әтисе, дәү әнисе.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев