Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ундүрт көнгә унбиш һәлакәт

Соңгы вакытта һава торышының тотрыксыз булуы нәтиҗәсендә юлларда бозлавыклар хасил булу җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә шактый кыенлыклар тудырды.

Кышкы юллар шоферлардан да, җәяүлеләрдән дә аеруча саклык һәм игътибар сорый. Аз гына игътибарсызлык та фаҗигагә китерергә мөмкин.

13, 14 гыйнвар көннәрендә генә дә Актаныш авылы Ленин проспектында ике юл-транспорт фаҗигасе булды. Моннан тыш та,  аварияләр булуы
мәгълүм. Районның ДАИ өлкән инспекторы, полиция лейтенанты Дилфат Иргалиннан аварияләр, аларның сәбәпләре хакында сораштык.

– Яңа елга аяк басканга ике генә атна вакыт үтсә дә, инде безнең район территориясендә 15  юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның өчесендә биш кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Алар медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Аварияләр Актанышның үзендә дә, М-7 трассасында да, региональ юлларда да теркәлде.

Һава торышының тотрыксыз булуы, бозлавыклар нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны кискен артты.

– Килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе нидә?

– Иң беренче сәбәбе, шоферларның дөрес тизлек сайламау нәтиҗәсе. Кышын кар яуган вакытта юлларда бозлавык, кәлияләр хасил була. Алар шуның белән куркыныч та. Мондый очракларда шоферлар тиешле тизлекне арттырмыйча, алдагы машина белән араны саклап кына хәрәкәт итәргә тиешләр. Шуны да онытмау зарур, бозлавыкта машинаның тормозына бассаң да, ул туктый алмый, шуып бара. Буранлы көннәрдә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк.

– Димәк җәяүлеләр дә, шоферлар да юл кагыйдәләрен исләреннән чыгарырга тиеш түгелләр.

– Әлбәттә. Шоферлар да, җәяүлеләр дә  ел фасылларына һәм һава торышы шартларына җайлашып хәрәкәт итәргә тиеш. Машинада барганда куркынычсызлык каешларын эләктерергә, 12 яшькә кадәр булган балаларны махсус автокреслоларда гына йөртергә кирәк. ДАИ хезмәткәрләре юлларда сак йөрергә чакыра.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев