Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Үзешчән сәнгать – үсештә

15 май көнне район үзәге оешма-предприятиеләре сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концерты булып узды.

Бу көнне сәхнәдә иң яхшы чыгышлар күрсәтелде. Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Иң кызыгы шунда: әлеге бәйгедә Актаныштагы барлык җиде балалар бакчасы да I урынга лаек дип табылды. Алар яхшы хәзерлекле музыкаль чыгышлары белән, чынлап та, үзешчән сәнгатьнең барлык мөмкинлекләрен тамашачыга җиткерә алдылар.

Үзешчәннәр смотрының быелгы эчтәлегендә гаилә темасы өстенлек итте. Төп тематика 2024 ел – Россиядә гаилә елына багышланган. 15 майда, Халыкара гаилә көнендә уздырылуы белән истәлекле. Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессында игълан ителгән шәхесләр елы да искә алынды. Киләсе 2025 елда илебезне зур дата көтә. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын каршылауга әзерлек башланып китте. Сәнгать яратучы райондашларыбыз катнашында узган йомгаклау концерты Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап уздырылачак чараларның башлангычы булып тора.   

– Район үзәге оешмалары, уку-укыту учреждениеләре сәнгать коллективлары үзләренең смотр-концертларын апрель аенда күрсәттеләр. Әлеге бәйгенең төп максаты – халык иҗатын, мәдәни һәм ял эшчәнлегенең төрле формаларын барлау, үстерү, милли мәдәниятебезнең өзелмәс чылбырын булдыру, җирлек традицияләрен район халкы белән бергәләп саклау, үзешчән сәнгать коллективларының, аерым башкаручыларның сәнгатьнең төрле жанрлары аша башкару осталыкларын арттыру, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтен, яшәешен, омтылышын иҗат аша чагылдыру, үткәннәр белән киләчәк җепләрен ныгыту, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүне арттыру. Конкурс иҗади шартларда барды, 34 чыгыш финалга узды, җиңүчеләр йомгаклау концертында катнаштылар, – дип таныштырды жюри әгъзалары.

Йомгаклау концертында катнашкан барлык үзешчән коллективны да район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде, дипломнар тапшырды.

 

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның үзешчән сәнгать коллективы иң зур бүләк – гран-прига лаек дип табылды.

“Ромашка”, “Әтәчкәй”, “Алтынчәч”, “Кояшкай”, “Каенкай”, “Умырзая”, “Тылсым” балалар бакчаларына һәм район ветераннар оешмасы сәнгать сөючеләренә I урын бирелде.

Актанышның 2 нче урта мәктәбе, Актаныш технология техникумы – II урында.

Район үзәк хастаханәсенең сәнгать коллективы – III урын иясе.

Районның инвалидлар оешмасы һәм Актанышның 1 нче урта мәктәбенең сәнгать коллективлары уңышлы чыгыш ясаучы сыйфатында хөрмәтләнде.

Актаныш балалар иҗат үзәге, социаль яклау бүлеге, кадет мәктәбе, район ветераннар оешмасы һәвәскәрләре катнашучы буларак бүләкләнделәр. Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев