Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ватанны сөю – иманнан

Гражданнар хәле актларын теркәү бүлегендә унбер ел дәвамында гаилә мәктәбе дәресләре үткәрелә. Ул ЗАГСның тантаналар залында уза.

Гаилә дәресендә Актанышның икенче, Яңа Әлем, Богады мәктәпләре укучылары катнашты. Очрашуны ЗАГСның Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева алып барды.

Җомга көнгә туры китереп үткәрелгән гаилә мәктәбе дәресендә районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин  үгет-нәсыйхәт җиткерде:

– Меңьеллык тарихыбыз бар. Коръәнне басмаханә ысулы белән, иң беренче булып, безнең ерак бабаларыбыз бастырган. Аңа хәтле кулдан язганнар. Ислам дине  куәтләнсен, халкыбызның ризыгы мул булсын дип, элек-электән үк дога кылганнар. Бүген иркен тормышта яшибез, әлхәмдүлилләһ.

Ватанны сөю – иманнан, диелә хәдистә. Аны сакларга һәм яратырга тиешбез. Ленинград блокадасында ашарга ризык булмаган, шундый авыр вакытта да шәһәрне саклаганнар, яклаганнар. Аллаһы Тәгалә ризыкның кадерен белергә өйрәтә. Азык-төлек күп булып, аны исраф итәбез икән, бәрәкәте калмый. Рамазан ае җитте.

Аллаһ Раббыбыз уразада ризыкның кадерен белергә өйрәтә, нәфесебезне тәрбиялибез.

Кешенең кимчелеген сөйләргә ярамый, бер-береңнең уңай ягын гына күрегез.

Әти-әниләр исән чагында аларның кадерен белеп калыгыз. ЗАГСта гаилә кыйммәтләре турында сөйләшәбез бүген. Үзебезнең диннән булган, гореф-гадәтләребезне белгән егет-кызлар белән гаилә
корырга кирәк.  

Өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова чыгыш ясады. ЗАГС каршында гаилә мәктәбе оешканнан бирле ул биредә катнаша, үзенең киңәшләрен җиткерә.

– Тантаналы залда үтә безнең дәресебез. Үсеп, гаиләсен корып, үзенең гаиләсен, туган авылын, укыган мәктәбен яраткан кеше Ватанын да ярата. Без сезгә, яшь буынга, карап, яхшы киләчәккә өметләнәбез.

Мәктәпне тәмамлагач һөнәр сайларга туры киләчәк. Бу һөнәрең белән үзеңне, гаиләңне туендырырга тиеш буласың. Икенче мөһим адым – тормыш ярын сайлау. Кешенең бәхете шушы ике нәрсәгә бәйле. Милләтең, динең бер булсын. Тормыш дәрәҗәң, белемең тигез түгел икән, тора-бара бер-берең арасында олы низаг чыгуы ихтимал. Нәселгә карап, яр сайлау кирәк.

Хатын-кыз сабыр, акыллы, иренә терәк булырга тиеш; шул вакытта гына бу гаилә таркалмый. Ир-ат көчле булырга тиеш; шуңа күрә спорт белән шөгыльләнегез, эшләп үсегез. Кем ялкау, ул кешенең баш миендә көчле агрессия барлыкка килә. Ул үз-үзен тынычлыкта тотып кала алмый.

Киләчәктә дөрес һөнәр сайларсыз, гомер буена яшәрлек гаилә корырсыз, бер-берегезгә матур сүзләр генә әйтеп яшәрсез дип уйлыйм, шулай булуын телим.  

Гөлфинә Мөхәммәдиева:

– Ватанны саклаучылар елы кысаларында февраль аенда хәрби-патриотик айлык уздырыла. Гаилә мәктәбе дәресен дә шуңа багышладык. Очрашуыбыз бик файдалы булды. Әтиләргә карата хөрмәт балачактан ук тәрбияләнә. Ир-ат – гаиләнең тоткасы.

Ватан, туган җир дигәндә, без үз авылыбызны, гаиләбезне күз алдына китерәбез. Һәммәбезгә дә гаилә иминлегендә яшәргә язсын.   

Таңсылу Авзалова:

– ЗАГСта узган чарада хәрби операциядә катнашучы егет белән очраштык. Гаилә кору серләрен ачтылар. Үземә кирәкле мәгълүмат тупладым. Уңай кичерешләр алдым. Бу очрашу бик кирәк, минем башка яшьтәшләрем дә шушы чарада катнашсыннар.

Алия Гыйндуллина:

– Бүгенге очрашуда гаиләнең кадере турында аңлаттылар. Безне гаилә корырга өйрәттеләр. Сабыр булырга, туган илеңне яратырга кирәклеге турында сөйләделәр. Миңа гаилә мәктәбе дәресе бик ошады.

Филиза СӘЛАХОВА

 

Нәүрүз бәйрәме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев