Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Хәйрия ярдәме дәвам итә

Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын кайтарту дәвам итә.

Мари Суыксу авылында яшәүче Константин Мусин гаиләсе дә әлеге ярдәмне сөенеп кабул итте.

– Район башлыгы Ленар Рафак улы шалтыратып, сиңа утын китерәчәкләр дигәч, аптырап калдым. Көтмәгән идем, күңелгә рәхәт булып китте. Безне кайгыртканнары өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәт, –  ди бүгенге көндә авылга кайткан  Константин.

Константин 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. 2023 елның 1 гыйнварында Украинада барган хәрби операциядә катнаша башлый. Өлкән укчы-пулеметчы  булып хезмәт итә. Күп тапкырлар штурмга да керергә туры килә аңа.

2023 елның май аенда җиңелчә яраланып, авылга ялга кайта. Хәлләнү белән кабат Украинага китә. Артык дымлы һава, яшәү шартлары үзенекен итә, Константинның сәламәтлеге какшый.

Казанда умыртка баганасына катлаулы операция ясыйлар. Реабилитация үткәч, ул таякка таянып булса да йөрерлек хәлгә килә. Ныклап хәлләнү өчен авылга, ялгыз яшәүче әтисе янына кайткан.

– Китерелгән утынны ярырга, кертергә туганнар, дуслар ярдәм итәчәк, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев