«Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итеп, акчалата бүләкләр алыгыз
Актаныш районы халкы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында «Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итә һәм акчалата бүләкләр ала ала.
2024 елның сентябреннән яңартылган «Народный инспектор- Халык инспекторы» мобиль сервисында юл хокук бозулары турында 37 321 гариза бирелгән, ә түләүләрнең гомуми суммасы инде 4,6 млн сумнан артып киткән.
Rustore, Google Play һәм App Store да булган кушымта хокук бозуларның 21 категориясен колачлый, шуларның җидесе расланган фактлар өчен акчалата бүләкләүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев