Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Xec коронавирусының яңа варианты Россиягә килеп җитте

Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә

Xec коронавирусының яңа варианты Россиягә килеп җитте. Авырулар Башкортстанда һәм Ростов өлкәсендә күзәтелгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә. XEC тиз тарала, ә симптомнары буенча "Омикрон" ның flirt вариантына охшаган

ХЕС коронавирусы симптомнары

ХЕС коронавирусы штаммының беренче симптомы булып коры йөткерү яки тамак авыртуы тора. Шуннан соң температура күтәрелергә мөмкин, аннан соң хәлсезлек барлыкка килә. Аның артыннан, якынча 6-7 нче көнгә, сулыш кысылу килә. Бу симптомнардан тыш башка симптомнар да күзәтелә:

  • аппетит югалту,
  • ашкайнату системасы бозылу,
  • тәм һәм ис сизү югалту,
  • тән авыртулары,
  • көчле баш авыртуы,
  • томау.

Ничек сакланырга

Ковидның яңадан-яңа вариантлары таралу гадәти күренешкә әверелеп килә. Моңа борчылырга кирәкми, дип ышандыра экспертлар. Әмма Роспотребнадзор профилактика чараларын онытмаска, йогышлы авыруларны кисәтү турында искә төшерә: кулларны ешрак юарга, авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмаска, биналарны даими җилләтергә һәм һаваның оптималь дымлылыгын сакларга кирәк.

Әлбәттә, прививка ясау инфекциядән сакланырга ярдәм итәчәк. Вкцинация узган кешеләр вирусларга каршы тора ала. Шуңа да үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Чарасын алдан күреп, авыруны кисәтү хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев