Күҗәкә мәктәбендә зур өмә узды
Яз өмәләре — табигать яңарып, яшеллеккә күмелгән иң матур мизгелләргә туры килә. Бу көннәрдә һәр җирдә күтәренке кәеф, бәйрәм һәм хезмәт рухы хөкем сөрә.
Күҗәкә мәктәбендә дә хезмәт өмәсе күмәк рәвештә оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр бергәләп мәктәп территориясен чистарттылар, мәктәп яны тәҗрибә участогын тәртипкә китерделәр, спорт мәйданчыгын чүптән арындырдылар. Өмәдән соң тирә-ягыбыз тагын да чистарып, ямьләнеп калды.
Аеруча әһәмиятле эшләрнең берсе — Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган һәйкәл янындагы өмә булды. Балалар территорияне иске үләннән һәм чүп-чардан җентекләп чистарттылар.
Мондый акцияләр — безгә тыныч күк бүләк иткән батырларның истәлегенә күрсәтелгән чын хөрмәт.
Барлык катнашучыларга активлыклары һәм битараф булмаганнары өчен зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев