Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ДАИ хәбәр итә

5 гаилә юл йөрү кагыйдәләре буенча үз белемнәрен сынап карадылар.

Бүген «Ромашка» балалар бакчасында 2024 гаилә елы уңаеннан,»Гаилә бәхете- балада» дип исемләнгән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бик матур,бай эчтәлекле чара узды


Бу чарада инспектор Мингазов Инсаф,профилактика бүлеге җитәкчесе Л.Р.Мөхәмәтова катнашты,һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Оештыручы тәрбиячеләргә, катнашучы әти- әниләргә,балаларга бик зур рәхмәт.
Чыннан да "Ромашка" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен бай җиһазландырылган бүлмә,интерактив өстәл, дидактик уеннар бик күп,тәрбиячеләрнең  бу өлкәдә белемнәре дә җитәрлек.
Күңел биреп,балаларның иминлеге өчен кулга кул тотынып,бергәләп эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе була.
Барыгызга да имин юллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев