Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ДАИ хәбәр итә

Яшьләре техник чаралар белән идарә итү яшенә кермәгән укучылар үз тормышларын куркыныч астына куялар

Каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары башланып китте. ЮХИДИ инспекторлары укучылар белән очрашулар уздыруны дәвам итә.

Актаныш районы ДАИ җитәкчесе, полиция капитаны Шәмсиев Ренат Радик улы Пучы мәктәбендә лагерьга йөрүче укучылар белән очрашып,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә,игътибарлы булырга чакырды. Бүгенге көндә яше техник чаралар белән идарә итү яшенә кермәгән укучылар үз тормышларын куркыныч астына куялар, мотоцикл, мопед, автомобиль иярләп авыл урамнарына, олы юлларга чыгалар.

-Әти- әниләр дә балаларына бу уңайдан игътибарлы булып, кисәтүләр ясап торсыннар,  юл кагыйдәләрен үтәү буенча да балаларга үрнәк булсыннар иде, – ди  ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев