Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ДАИ хәбәр итә

Минзәлә районында «Идел» М7 трассасында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтен прокуратура тикшерә

Бүген Минзәлә районында «Волга» М7 трассасының 1101 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән идек, авариядә ике автобус бәрелешкән. Авария нечкәлекләрен прокуратура вәкилләре тикшерә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә «КамАЗ Поло» автобусының ике пассажиры урында ук үлә. Машина йөртүче һәм тагын 8 пассажир зыян күргән.

Вакыйганың сәбәпләрен ачыклау өчен прокуратура вәкилләре тарафыннан процессуаль тикшерү оештырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев