Актаныш

Актаныш районы

16+
ДАИ хәбәр итә

Татарстанда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы башлана

1 сентябрьдән ДАИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәк.

25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы уза, ул яңа уку елы башлануга багышланган.

Республика автоинспекторлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы урам-юл челтәренең торышын тикшерәчәк. Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар биреләчәк.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: ата-аналарга балаларына юлда йөрү кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшереп тору һәм үз үрнәгендә юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтү мөһим. Балаларны машина юлында уйнамаска һәм юлны олы кешеләр белән бергә, җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга өйрәтергә кирәк. Шулай ук мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрутлар сайларга, вакытны планлаштырырга һәм балалар яхшырак күренсен өчен аларга ачык киемнәр кидерергә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев