1 июль 2026 яңалыклары
-
Үзмәшгульләр өчен түләүле «больничный» гамәлгә кертелде
Бүгеннән башлап үзмәшгуль гражданнар өчен түләүле «больничный»-вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе алу мөмкинлеге барлыкка килде.
-
Россия Һиндстаннан бензин сатып ала башлады
Россия Һиндстаннан бензин сатып ала башлады, хәзерге вакытта якынча 60 мең тонна ягулык җибәрелгән инде. Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.
-
Талпан тешләү очраклары арта: 5 меңгә якын кеше зыян күргән
Республикада талпан тешләүдән зыян күрүчеләр саны 5 меңгә якынлашкан. Алар арасында 1081 бала да бар.
-
Яңа Богадыда МХО каһарманы Айназ Арсланов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Бүген Яңа Богады авылында тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч чара узды: махсус хәрби операциягә беренчеләрдән булып алынган һәм Ватан алдындагы хәрби бурычын ахыргача намус белән үтәгән каһарман ир-егет Айназ Арсланов истәлегенә туып-үскән, яшәгән йортының фасадына мемориаль такта урнаштырылды. Аның исемен мәңгеләштерүгә багышланган бу истәлекле тантанада авыл халкы, район җитәкчелеге, районыбызның барлык сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмалары вәкилләре, яшьләр һәм волонтерлар катнашты.
-
«Цифрлы көн» нең яңа сезоны: балалар лагерьларында ЯФ һәм киберкуркынычсызлык буенча уеннарны яңартылачак
«Цифрлы көн» — Россиядә цифрлы белем бирүне үстерүдә мөһим адым.
-
Актанышта махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләделәр
1 июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучы батыр якташларыбызга да олы хөрмәт күрсәтелде.
-
Актанышта Чечня сугышы ветераннарына мактаулы бүләкләр тапшырдылар
1нче июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Актаныш районында илебезнең иминлеген саклаган каһарманнарыбызны хөрмәтләделәр. Бу истәлекле дата уңаеннан, Актаныш районы Чечня сугышы ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Вазыйх Харисов аеруча актив хезмәт куйган бер төркем ветераннарыбызны зурлады.
-
Татарстан районнары архивчылары Актанышта республиканың алтын фондын барлады
Бүген Актанышта Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитетының республика муниципаль архивларында аеруча кыйммәтле документларны ачыклау буенча эксперт-тикшерү методик комиссиясенең күчмә утырышы узды.
-
6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасына яңа мөдир билгеләнде
Актаныш районының мәктәпкәчә белем бирү системасында кадрлар үзгәреше булды. 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасы җитәкчесе итеп яңа мөдир — Закирова Фирүзә Өлфәт кызы билгеләнде.
-
Хәтер исән чакта каһарманнар да исән: Актанышта Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне узды
1нче июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Ватаныбызны саклап, төрле локаль бәрелешләрдә — Әфганстан, Чечня, Куба, Африка, Сирия җирләрендә һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнарыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез, илебез азатлыгы өчен җанын фида кылган егетләребезне тирән кайгы белән искә алабыз.
-
1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне: «Яшьлек» яшьләр үзәгендә истәлекле чара узды
1 июль көнне Актаныш авылында Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган тирән мәгънәле чара үткәрелде. Бу көнне бирегә җыелучылар Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, төрле нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан каһарман райондашларыбызны искә алдылар.