1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне: «Яшьлек» яшьләр үзәгендә истәлекле чара узды
1 июль көнне Актаныш авылында Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган тирән мәгънәле чара үткәрелде. Бу көнне бирегә җыелучылар Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, төрле нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан каһарман райондашларыбызны искә алдылар.
Кызганыч, тарих кабатланып тора. Бөек Ватан сугышы, Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләре, Сириядәге кораллы бәрелешләр, ә бүгенге көндә — неонацизмга каршы барган махсус хәрби операция... Бүгенге истәлекле очрашуда районыбызның батыр уллары- төрле хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар бергә җыелды.
Кайсы чорда гына яшәсәк тә, илебезнең бөтенлеген һәм тынычлыгын саклаучы хәрбиләребез һәрвакыт алгы сызыкта. Чара барышында Ватаныбызның якты киләчәге һәм иминлеге өчен җаннарын фида кылган барлык ветераннарыбыз алдында баш идек һәм аларны тирән хөрмәт белән искә алдык.
Буыннар бәйләнеше кадерле
Искә алу чарасында ветераннарыбызның якыннары һәм туганнары да катнашты. Бу — каһарманнарыбызның исеме һәм батырлыгы һәрвакыт йөрәкләрдә сакланачак дигән сүз.
Халыкара тотрыклылык һәм илебез тынычлыгы өчен көрәшкән һәр ветеранга дан һәм мәңгелек хәтер! Аларның батырлыгы — үсеп килүче буын өчен зур үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев