Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Татарстан районнары архивчылары Актанышта республиканың алтын фондын барлады

Бүген Актанышта Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитетының республика муниципаль архивларында аеруча кыйммәтле документларны ачыклау буенча эксперт-тикшерү методик комиссиясенең күчмә утырышы узды.

 Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Эксперт-методик комиссиясенең күчмә утырышында республиканың 11 районыннан алынган 94 аеруча кыйммәтле тарихи документ каралды һәм тикшерелде.

Архив эше — тарихыбызны саклаучы, үзенчәлекле һәм күпкырлы хезмәт. Районнардан архивчылар алып килгән һәр документ җентекләп тикшерелгәннән соң, экспертлар тарафыннан яклана һәм раслану узгач, Татарстан Республикасының аеруча кыйммәтле документлар реестрына кертелә.

Әлеге киң күләмле хезмәт ике көн дәвамында, ике эшче төркем тарафыннан дүрт юнәлештә (зонада) алып барыла. Бүген беренче төркемне кунакчыл Актаныш җирлеге кабул итте, икенче төркем Ютазы районында уңышлы гына эшчәнлеген башлап җибәрде. Ә инде 3нче июльдә без Теләче һәм Саба районнарында архив фондларын барлауны дәвам итәчәкбез. Район архивчылары очрашуын югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Актаныш районы җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне белдерәбез, -ди Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Галимьянова.

Айгөл Рәдисовна 20 елга якын Актаныш районы архивын җитәкләде.

Актаныш архивында — сугыш чоры истәлекләре

Чара кысаларында һәр район үзенең иң бәяләп бетергесез тарихи җәүһәрләрен тәкъдим итте. 

Актаныш районы архив бүлеге җитәкчесе Фирүзә Мингазова 1943 елгы, ягъни Бөек Ватан сугышы чорына караган уникаль документларны комиссия әгъзаларына күрсәткәч, бу тарихи ядкарьләр зур кызыксыну уятты. Билгеле булганча, һәр тарихи кәгазь махсус методик таләпләргә һәм критерийларга туры килергә тиеш, шуңа күрә барлык документлар да утырышта коллегиаль рәвештә тикшерелеп, тиешле карарлар кабул ителде.

Тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек

Әлеге күчмә утырышларның төп максаты — документларны реестрга алу гына түгел, ә район архив җитәкчеләрен бергә туплау, үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыру да булып тора. Мондый очрашулар белгечләргә үз хезмәттәшләренең эшчәнлеге белән танышырга, яңа фикерләр алырга һәм үз урыннарында архив эшен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә этәргеч бирә. Әйтик, әле шушы көннәрдә генә архив җитәкчеләре Биектау районында җыелып, беренче ярымъеллыкка йомгак ясаганнар иде.

Татарстан тәҗрибәсе — башкаларга үрнәк

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Галимьянова билгеләп үткәнчә, республикабызда архив өлкәсендә башкарыла торган мондый зур күләмле эшләр илебезнең башка төбәкләре белән чагыштырганда югары дәрәҗәдә тора:

«Башка регионнар белән дә еш аралашабыз, аларда мондый җентекле һәм киң күләмле эш әле башланып кына килә. Без исә Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызының таләпчәнлеге һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә әлеге юнәлешне берничә ел уңышлы алып барабыз һәм югары дәрәҗәгә җиткердек.

Алга таба да әлеге юнәлештә эшчәнлек актив дәвам итәчәк, чөнки тарих битләрен барлау һәм киләчәк буыннарга җиткерү — архивчыларның изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев