Актанышта Чечня сугышы ветераннарына мактаулы бүләкләр тапшырдылар
1нче июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Актаныш районында илебезнең иминлеген саклаган каһарманнарыбызны хөрмәтләделәр. Бу истәлекле дата уңаеннан, Актаныш районы Чечня сугышы ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Вазыйх Харисов аеруча актив хезмәт куйган бер төркем ветераннарыбызны зурлады.
Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, хәрби бурычларын намус белән үтәгән яугирләребез «Төньяк Кавказда контртеррористик операция башлануга 30 ел» дигән мактаулы истәлек медальләренә лаек булды.
Шушы күркәм бүләккә лаек булучылар:
- Имамов Ленар Хәләф улы
- Имамов Рим Риф улы
- Сәрвәров Рушат Рәис улы
- Әхмәтҗанов Зөлфәт Өлфәт улы
Тантана барышында Рим Имамовның бүләген аның үзе урынына бирегә килгән якын туганына тантаналы рәвештә тапшырдылар.
Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының региональ җәмәгать оешмасы исеменнән җаваплы хезмәте, фидакарьлеге һәм ветераннар берләшмәсенә, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга даими ярдәм күрсәтеп килгәне өчен Рүзәл Мингазовка Татарстан дәрәҗәсендәге олы бүләк — Рәхмәт хаты тапшырылды.
Райондашларыбызны югары хәрби бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сезнең батырлык һәм Ватанга турылыклылык яшь буын өчен һәрвакыт олы үрнәк булып торачак. Сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев