6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасына яңа мөдир билгеләнде
Актаныш районының мәктәпкәчә белем бирү системасында кадрлар үзгәреше булды. 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасы җитәкчесе итеп яңа мөдир — Закирова Фирүзә Өлфәт кызы билгеләнде.
Фирүзә Өлфәт кызы — белем бирү өлкәсендә зур хезмәт тәҗрибәсенә ия, үз эшен җентекләп белгән, югары квалификацияле белгеч.
Ул үзенең һөнәри юлын Минзәлә педагогия көллиятендә (1999–2003 еллар) башлап җибәрә, аннары укуын Алабуга дәүләт педагогия университетында (2003–2008 еллар) дәвам итеп, «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге ала.
Хезмәт юлының төп баскычлары:
-
2004–2006 еллар — Аеш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшли.
-
2006–2020 еллар — Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияче вазифасын башкара.
-
2020–2026 еллар — әлеге белем бирү учреждениесендә югары категорияле өлкән тәрбияче булып хезмәт куя.
Хезмәттәшләре Фирүзә Өлфәт кызын үз эшенә зур җаваплылык белән башкаручы, иҗади фикерләүче, балаларны чиксез яратучы һәм коллективта хөрмәт казанган тәҗрибәле белгеч буларак бәяли.
Райондашларыбыз Фирүзә Закированы әлеге җаваплы вазифага билгеләнүе белән чын күңелдән котлый! Аңа яңа эш урынында саулык-сәламәтлек, бетмәс-төкмәс иҗади илһам, коллектив белән хезмәттәшлектә зур уңышлар һәм яңа үрләр телибез! Меңнәрнең рәхмәтенә, балаларның җылы мәхәббәтенә төрнеп эшләргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев