Актаныш- Түбән Кама арасын якынайтып: Шагыйрә Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсеннән безнең репортаж
Бүген Актанышның үзәкләштерелгән китапханәсе әдәбият, мәдәният һәм сәнгать иленә әверелде. Биредә якташыбыз, Илчебай авылы кызы, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче шагыйрә Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсе узды. Рәмзия Галимҗан кызының 65 яшьлегенә багышланган «Туган яктан илһам алып» дип аталган очрашу Актаныш белән Түбән Кама арасына дуслык күпере сузды.
Район үзәк китапханәчеләре Фәндия Гайнанова, Ландыш Мәрдәнова, Алсу Сәлимова Рәмзия Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.
Гомер мизгелләрен бәйрәмгә килүчеләр зур экрандагы фоторәсемнәр аша да күреп белделәр. Халисә апага багышланган видеоязмада балаларының 98 яшьлек әниләренә карата хөрмәте аеруча нык чагылды.
Тәрбияче Кадрия Әдһәмова җитәкчелегендәге «Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре һәм балалар сәнгать мәктәбендә Альбина Хөсәенованың театр бүлеге укучылары исә Рәмзия Вәлиеваның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Ватаныбызга, туган ягыбызга мәхәббәт, ата-анага хөрмәт, балачакның кызыклы вакыйгалары, тынычлык кадере, әдәп-әхлак һәм башка мөһим темаларга язылган иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмады. Саф татар телендә чыгыш ясаган балаларны кунаклар көчле алкышларга күмде.
Рәмзия Вәлиева – Түбән Кама шәһәренең «Кама таңнары» иҗат берләшмәсенең, Актаныш якташлык җәмгыятенең актив әгъзасы. Аны котларга шәһәрдәшләре дә кайткан иде.
Якташыбыз, Г. Тукай премиясе иясе, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Түбән Камадагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвис Ханов шагыйрәбезнең әнисенә булган мәхәббәтенә, кайгыртуына соклануын, бу уңайдан башкаларга үрнәк булуын әйтте, киләчәктә дә берсеннән-берсе матур шигырьләр язуын теләде.
Түбән Кама сәнгать ияләре барыбызны сокландырып халкыбызның иң яраткан, мәгънәле җырларын башкардылар. Иске Байсар кызы Әлфия Галиеваның ире гармунчы Азат белән Әлфия Авзалова репертуарындагы җырларына залдагылар да кушылды.
Гомумән җыр дөньясы Рәмзия апага бик якын. Аның шигырьләренә Азат Нәҗмиев, Инсаф Хәбибуллин, Чулпан Зиннәтуллина кебек танылган композиторлар көй язган.
Бәйрәмне Актаныш җырчылары Гөлназ Хәбирова, Лилия Хөсәенова, Лилия Фәхруллина да якты, онытылмаслык мизгелләргә төрде.
Рәмзия Вәлиева үзенең шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Аңа Актанышның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да кушылды.
Берләшмә җитәкчесе Лилия Гыйлем, Рәмзия Әхмәтова, Кадрия Саматова, Рәсимә Зарипова, Әлфисә Гыймазова, туганнары, авылдашлары да теләкләрен шигъри юллар белән җиткерделәр.
Китапханә мөдире вазыйфаларын башкаручы Эльвира Хәбирова киләчәктә дә якташыбызга туган ягыбыз белән элемтәләрне өзмичә, бергәләп матур итеп эшләргә, яшәргә чакырды, Актаныш әдипләренең иҗади әсәрләре тупланган китаплар, Актаныш чәкчәге һәм матур чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итте.

Рәмзия Галимҗан кызы- тынгысыз күңелле ханым. Күптән түгел ул махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга үлән чәйләре җыеп, «Без бергә» хәйрия фондына әзерләп тапшырды. Бу хакта без язмаларыбызда, республика матбугатында яктырттык.
Мин бик бәхетле кеше! Әти-әнием җырга-моңга гашыйк затлар иде. Әтием, Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта яраланып кайтса да, җыр-моңнан аерылмады. Озак еллар Илчебай клубы мөдире булып эшләде. Авылдашларым Рабис абый белән Люция апаның туенда ишек алдында аларның матрос һәм татар биюләрен биюе һаман да күз алдымда тора. Кечкенәдән клубта концертлар куйдык, спектакльләрдә катнаштым. Болар барысы да шигърияткә килүемә этәргеч булган. Мәктәптә укыганда, шигырьләр язып, шул кәгазьдән самолет ясап очырта идем. Туганнарыбыз арасында да шагыйрьләр күп. Апам да, әнием дә иҗади күңелле кешеләр.
Бүгенге бәйрәмемне оештыруыгыз, изге теләкләр белән котлавыгыз өчен зур рәхмәт!- диде Рәмзия апа һәм кунакларына яңа гына табадан төшкән китапларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев