4 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Өстәл теннисы турнирында җиңүчеләрне Россиянең спорт мастеры, Россия Беренчелеге чемпионы Марат Солтанов бүләкләде
Бүген «Батыр» спорт сараенда өстәл теннисы буенча Яңа ел турниры узды, анда яшь һәм өлкән теннисчыларны да кертеп 60ка якын спортчы катнашты.
-
Актаныш районының данлыклы авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дөлфирә Каһирова ТР Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек булды
85 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан, Киров авылында гомер кичерүче Ленин ордены кавалеры Хезмәт ветераны Дөлфирә Барый кызы Каһировага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Премьер министр урынбасары Марат Җаббаров Рәхмәт хаты юллады.
-
Чаңгы барлык яшьтәгеләрне буйсындыра: Актанышта чаңгы бәйрәме
Бүген, 4 гыйнвар көнне Актанышның чаңгы осталары Яңа елның чаңгы сезонын башлап җибәрде. «Бүләк» чаңгы базасында «Чаңгы барлык яшьтәгеләрне буйсындыра» спорт бәйрәме узды.
-
Алсу Мирзамөхәммәтова: Кызым белән улымның тимераяклары бар, каникулларда боз сараенда шуабыз
Актанышта һәркем кышкы каникулларны матур, истәлекле һәм файдалы уздыруны максат итеп куя. Районыбызда моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. «Батыр» спорткомплексында көн саен Кыш бабай призына төрле ярышлар үткәрелә, аларда катнашу ирекле. Кышкы спорт төрләре белән шөгыльләним дисәң, чаңгы трассалары эшли, боз сарае гөрләп тора.
-
Балалар иҗат үзәгендә эшләүче Гөлназ Харисова: Кунакларыма Актанышның бөтен җирен күрсәтер идем!
Актанышта яшәүчеләр гомер иткән авылларын бик яраталар, Яңа елга олы әзерлек алып барган һәр хезмәтчәнгә, һәр оешма коллективына рәхмәтле алар. Балалар иҗат үзәгендә эшләүче Гөлназ Харисова «Кунаклар кайтса, бөтен Актанышны күрсәтеп чыгар идем», ди.
-
«Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Хәбибуллина: Актанышның һәр җирендә күңелле!
Озын-озак Яңа ел каникулларында кая барырга, ялларны ничек файдалы үткәрергә, дип күпләр уйлана торгандыр. «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Хәбибуллина, «Актанышның һәр җирендә күңелле!» ди.
-
Орлык чәчәр чак җитә
Тиз тишелә торган орлыкларны — 2-3 сәгать, озак тишелә торганнарын 5 сәгать тотарга кирәк
-
Бик җиңел, әмма нәтиҗәле ысул
Озакламый Яңа ел каникуллары тәмамлана. Организмны чистартыр вакыт җитте, дип борчыласызмы? Моны бик җиңел генә эшли аласыз.