Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

«Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Хәбибуллина: Актанышның һәр җирендә күңелле!

Озын-озак Яңа ел каникулларында кая барырга, ялларны ничек файдалы үткәрергә, дип күпләр уйлана торгандыр. «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Хәбибуллина, «Актанышның һәр җирендә күңелле!» ди.

Альбина Хәбибуллина Яңа ел ялларын Актанышта уздыра, кунакларын, авылыбызны күрсәткәч, сәламәт яшәү рәвешенә тарта:

Кунакларымны Актанышның иң матур урыннарыннан йөртәчәкмен. Безнең Үзәк чыршы мәйданы бик матур, котлау открыткалары белән бизәлгән, бик күп кар сыннары, чыршылар куелган. Һәр оешма Яңа ел алдыннан үзенең бинасын бизәде, сыннар ясады, аларны күрсәтәчәкмен. Ике чаңгы трассабыз бар, алар яп-якты, төнлә дә шуарга була, кунагымны анда да алып барачакмын. «Лачын» боз сараебыз бар, анда чыгачакбыз. Яңа ел каникулларына менә шундый матур планнар! 

https://t.me/airs16/34955

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев