Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Орлык чәчәр чак җитә

Тиз тишелә торган орлыкларны — 2-3 сәгать, озак тишелә торганнарын 5 сәгать тотарга кирәк

 

Орлыкларны чәчәр алдыннан водород перекисе белән эшкәртсәгез, тизрәк тишеләчәк. Болай озак яткан орлыкларны да уятырга була. Әмма эшкәртелмәгән орлыкларны гына болай эшләргә була. Үзегез ясаганнары гына түгел һәм кибеттә сатыла торган орлыклар да эшкәртелмәгән булырга мөмкин. Бу хакта орлыкларның кабында языла.

Водород перекисендә эшкәртелгән орлыклар зарарсызлана, иммунитеты яхшыра. Орлыклар эфир майларыннан чистара, бу укроп, кишер, петрушка кебек исле орлыклар өчен яхшы.

1 стакан суга 1 чәй кашыгы водород перекисе кушып эремә ясарга кирәк. Орлыкларны марляга төрергә яки чүпрәк капчыкка салырга һәм эремәгә батырырга.

Тиз тишелә торган орлыкларны — 2-3 сәгать, озак тишелә торганнарын (петрушка, укроп, суганның кара орлыгы һ.б.) 5 сәгать тотарга кирәк. Аннан чиста суда чайкатып кәгазь салфеткага таратып киптерергә һәм чәчәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев