Алсу Мирзамөхәммәтова: Кызым белән улымның тимераяклары бар, каникулларда боз сараенда шуабыз
Актанышта һәркем кышкы каникулларны матур, истәлекле һәм файдалы уздыруны максат итеп куя. Районыбызда моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. «Батыр» спорткомплексында көн саен Кыш бабай призына төрле ярышлар үткәрелә, аларда катнашу ирекле. Кышкы спорт төрләре белән шөгыльләним дисәң, чаңгы трассалары эшли, боз сарае гөрләп тора.
Актанышның беренче мәктәбе педагогы Алсу Мирзамөхәммәтова:
Яңа ел каникулларын, мин, гадәттәгечә, үзебезнең Актанышта үткәрәм. Актаныш бит ул искиткеч матур, андый матурлыкны читтән эзләп йөрмибез. Чыршы тирәсендә ял итәбез, маскарадлар карадык.
Урманга барабыз, «Бүләк», «Нөркә» чаңгы юлларында чаңгы шуабыз, кызым белән улымның тимераяклары бар, алар белән «Лачын» боз- спорт сараена шуарга барабыз. Үзебезнең кафелар эшләп тора, аларга кереп тәмләп чәй эчеп кайтабыз, Алла бирса.
Барлык кунакларны шушы урыннарда матур итеп ял итәргә чакырам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев