Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районының данлыклы авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дөлфирә Каһирова ТР Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек булды

85 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан, Киров авылында гомер кичерүче Ленин ордены кавалеры Хезмәт ветераны Дөлфирә Барый кызы Каһировага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Премьер министр урынбасары Марат Җаббаров Рәхмәт хаты юллады.

Хөрмәтле Дөлфирә Барый кызы!

Тормышыгыздагы мөһим вакыйга уңаеннан күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сез бөтен гомерегезне авыл хуҗалыгына багышладыгыз, производство мәсьәләләрен хәл итүдә гаять зур хезмәт сөючәнлек, югары профессионализм һәм оперативлык күрсәттегез, һәрвакыт билгеләнгән максатка һәм камиллеккә омтылдыгыз, шуның белән хаклы рәвештә киң танылу һәм тирән хөрмәткә лаек булдыгыз.

Ныклы сәламәтлек, иминлек,күтәренке кәеф һәм оптимизм телим. Тормышыгыз һәрвакыт якыннарыгызның шатлыгы һәм җылысы белән тулсын, диелә Рәхмәт хатында.

Дәрәҗәле бүләкне юбилярга Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчсе Нәфис Сәлимгәрәев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев