Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Каршы як полоса»га чыкканчы- уйла!

Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, районыбызда 23 майдан 1 июньгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы узды.

Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу – иң еш очрый торган кагыйдә бозулар рәтенә керә һәм шул ук вакытта еш кына юл-транспорт һәлакәте сәбәпләренә китерүче маневр ясауга әверелә. Юл-транспорт һәлакәтләреннән иң авыр нәтиҗәләр каршы машиналарның үзара бәрелешүе нәтиҗәсендә килеп чыга.

Юл кагыйдәләрен бозган, обгонга чыккан өчен 5 мең сум штраф яки 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат кагыйдә бозып тоткарланган очракта шоферларны машина белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итәчәкләр.

Юл кагыйдәләрен бозып, обгонга чыккан өчен административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән кеше тарафыннан хокук бозу кылынганда, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

Операциянең максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле кагыйдә бозуларны, административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

 «Каршы як полоса» профилактик акциясе кысаларында район ДИА инспекторлары тарафыннан берничә машина йөртүче тоткарланып кисәтү ясалды, әлеге гражданнарга юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар да түләргә туры киләчәк.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев