Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Хуш киләсең, Сабантуй: Ат чабышында иң соңгы килгән елкыга да бүләк бар!

Районыбызда тулы куәтенә Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Күңелләрдә Сабантуй рухын тудырып бүләкләр җыялар, матур итеп бизәлгән атлар урамнарны ямьләп уза, кыңгырау чыңнарына гармун моңнары кушыла.Милли киемнәр кигән мәдәният хезмәткәрләренә каникулдагы балалар да ияргән.

Иске Байсар җирлегенә караган Иске һәм Яңа Байсар, Чиялек, Чишмәбаш авылларының барысы да бу көннәрдә менә шундый күңелле вакыйгалар эчендә кайнап алды.

Иске Байсар мәдәният йорты мөдире Фәнзилә Хәйриева ел саен Сабантуйга бүләк җыюны халкыбыз көтеп ала, ди. «Ташкын» хуҗалыгыннан Илфар Әмирҗанов белән Илмир Галиев җиккән атларга берт төркем бүләк җыючылар утырган,  гармунчылар Сәлимә Якупова һәм Илгиз Гыйздәтуллин милли көйләребезне  уйнап халыкны урамга дәшкән. авылдашларны биетеп, җырлатып, яшь чакларына кайтарганнар.

- Быел мәдәният хезмәткәрләре ике командага бүленеп Сабантуйга бүләк җыйдык. Безгә балалар да кушылды. Аларның күңелендә халкыбызның бу йоласы аеруча нык истә кала. Һәр капка алдына тукталдык, апалар, әбиләр теләкләр тели-тели бүләкләрен Сабантуй колгасына бәйләделәр. Ат чабышында иң соңгы килгән атка, кул көрәшендә җиңүчегә атап, татарча көрәш батырына дип одеало кебек зур бүләкләр тапшыручылар да булды. Нигездә, бүләккә яулык, сөлге, тегүлек материаллар бирәләр.  Йомырка, кулъяулыклар тапшыралар. Балаларны да тәм-томнар белән сыйлыйлар, -ди Фәнзилә Хәйриева.

Иске Байсар Сабан туе бик күңелле булырга охшап тора. Әлбәттә, мәйдан түрендә кыр батырлары, уңган терлекчеләр, илебез табынын баетучы игенчеләр хөрмәтләнәчәк. Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйны театральләштерелгән музыкаль тамаша белән башларга җыена. Ат чабышы, юртаклар узышы, татарча көрәш, чүлмәк вату, сулы көянтә белән, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек традицион уеннардан тыш кызыклы ярышлар да программага кертелгән. Мәсәлән, мотоблоклар ярышы, сулы тазда бию кебек уеннарга халык бик актив катнашкан, быел да оештыручылар Сабантуй кунаклары актив булыр дигән өметтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев