Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Давыллы яңгыр Чалманаратта ферма түбәләрен җимергән

Бүген районыбыз авылларын шифалы яңгыр кинәндереп узды. Ә менә Чалманаратта яңгыр гына түгел, давыл да үз эзен калдырган, көчле җил терлекчелек фермаларының түбәсен алып ыргыткан.

Давылның көченә шаккатмалы, Түбән Гәрәй авылындагы юан агачларны да бөгеп салган. Яңгыр туктауга авылдашлар урамга аркылы килеп төшкән агачны пычкылар белән кисеп йөк арбасына төягәннәр. Авыл янындагы инеш тә ярларына сыеша алмый ташыган.

Урыны-урыны белән җәйге яңгыр безнең якларда да менә шулай көчен күрсәткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев