4 октябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстанда 569 төр хайван һәм үсемлек республиканың Кызыл китабына кертелгән
Бүгенгә Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фондында аеруча саклауда булган 196 табигый территория бар. Аларның гомуми мәйданы – 467,5 мең гектар.
-
Актанышта көзнең тәүге ярминкәсе: Шатлык, муллык һәм игелек бәйрәме!
4 октябрь иртәсендә Актанышта көзге тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп узды. Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган бу чара быел аеруча киң колач алды һәм бай ассортименты белән халык күңеленә бәйрәм рухы өстәде.
-
Махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов Актаныш ярминкәсендә үзе үстергән балык белән сату итте
Бүген Актанышыбызда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Районыбыз хуҗалыклары, агрофирмалар, сәнәгать предприятиеләренең алтын куллы, уңган, булган хезмәтчәннәре- үз куллары белән җитештергән товарларны халкыбызга тәкъдим итә. Алар арасында махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов та булу аеруча куанычлы.
-
Яңа елдан яллар күбәя
Россия халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә – 12, ә май бәйрәмнәрендә 6 көн ял итәчәк.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалы социаль ипотека программасы эшли башлады
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен 7 процент ташламалы ставка белән яңа социаль ипотека программасы гамәлгә керде. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сүзләренчә, программада махсус хәрби операциягә Татарстаннан өлешчә мобилизация буенча яки контракт имзалап китүчеләр, хезмәтен тәмамлап кайтканнар, шулай ук хәрби операциядә гаилә башлыгын югалткан гаиләләр катнаша ала.
-
Беренче көзге ярминкәдә Актаныш хуҗалыклары быелгы уңышны тәкъдим итте
Бүген, 4 октябрьдә Актанышта беренче көзге ярминкә узды. Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә башка еллардагысыннан байлыгы һәм муллыгы белән аерылып торды. «Актаныш-информ» редакциясе каршындагы автомобильләр тукталышы иртәнге 7:00 сәгатьтә үк халык ташкыны белән тулы иде.
-
Бюджет хезмәткәрләренең окладлары арта
2026 ел башыннан Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең окладлары 10 процентка артачак.