Махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов Актаныш ярминкәсендә үзе үстергән балык белән сату итте
Бүген Актанышыбызда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Районыбыз хуҗалыклары, агрофирмалар, сәнәгать предприятиеләренең алтын куллы, уңган, булган хезмәтчәннәре- үз куллары белән җитештергән товарларны халкыбызга тәкъдим итә. Алар арасында махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов та булу аеруча куанычлы.
Иртә таңнан ук Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае янындагы традицион ярминкә мәйданына Актаныш районы, күрше-тирә төбәкләр, ут күршеләребез Башкортостан район-шәһәрләреннән килгән сәүдәгәрләр җыелды. Актаныш ярминкәләренә даими сату белән килүчеләр эшнең тәртибен белә- сату ноктларында тәртип, пөхтәлек, һәркемне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар, теләгәнен матур итеп төреп сатып алучыга тапшыралар.
Мондый кәсепчелек татар халкының элек-электән килгән уңганлыгын, сәүдә эшенә маһирлыгын күрсәтә. Хәләл көч белән җитештерелгән ит-сөт, май, яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар арасында махсус хәрби операция ветераны, «Батырлык» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрдәнов та үзе үстергән балыкларын тәкъдим итте.
Кичә кичтән генә тотылган карась балыкларының килограммын 150 сумнан сатарга алып килгәннәр. Хуҗабикәләрнең эшен җиңеләйтеп беркадәрен чистартып пакетларга тутырганнар, анысы инде 300 сум.
Балыкчылык белән быел гына шөгыльләнә башладым. Яз көне туган авылым Иске Сәфәр белән Кадермәт арасындагы сулыкны рәсмиләштереп, балык үрчетергә тотындым. Эшләгәч, тырышкач, була икән, – дип эшмәкәрлегенең тәүге нәтиҗәсе белән таныштырды Әлфис.
Киләчәккә утлар-сулар кичкән ветераныбызның планнары зурдан, балыкның башка төрләрен дә үрчетергә уйлый. Арча районы, Нефтекамск шәһәре балыкчылык җәмгыятьләре белән сөйләшүләр алып бара, сазан, карп, толстолоб кебек балык уылдыкларын алып кайтып күленә җибәрергә уйлый.
Әлфискә мондый җаваплы хезмәтне алып барырга хатыны Айгөл, туганнары булыша. Чөнки балык үрчетү шактый мәшәкатьле эш. Күлне даими чистартып, тазартып тору мәслихәт, чөнки чүпләр, агач тамырлары балыкларга үсәргә комачаулый. Кышын исә эшмәкәр күлдәге суны бөтенләй агызып бетерәм, ди, бу вакытта сулык тулысынча тазартылачак.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яу кырында батырларча илебез киләчәге өчен көрәшкән батырыбызның хезмәтенә олы хөрмәтен белдерде, алдагы эшендә уңышлар теләде. Әлфис Шәйхелмәрдәнов — чын патриот, үзенең батырлыгы һәм тырыш хезмәте белән яшьләргә, район халкына үрнәк. Ул Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайтты, сугыш кырында аягын югалтса да, төшенкелеккә бирелми, сәламәт кешеләрдән дә уздырып, матур яшәргә омтыла. Хәзер исә туган районыбызның үсеше өчен хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев