Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Беренче көзге ярминкәдә Актаныш хуҗалыклары быелгы уңышны тәкъдим итте

Бүген, 4 октябрьдә Актанышта беренче көзге ярминкә узды. Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә башка еллардагысыннан байлыгы һәм муллыгы белән аерылып торды. «Актаныш-информ» редакциясе каршындагы автомобильләр тукталышы иртәнге 7:00 сәгатьтә үк халык ташкыны белән тулы иде.

 Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре басу-кырларыбызда үстерелгән быелгы икмәк- бодай, арпа, борчак кебек бөртеклеләр алып килгән. 

«Таң» хуҗалыгы бодай, арпаны килограммын 10 сумнан, борчакны 12, солыны 9 сумнан тәкъдим итте. «Башак», «Чишмә», «Нигез» хуҗалыгы, «Әнәк» агрофирмасының Кормаш бүлекчәсе да бодайны, арпаны 10 сум белән сатты.

«Эконом» хуҗалыгында арпа 11, бодай 12, борчак 13 сум иде. Сатып алучылар чират торып тиз арада быелгы ашлыкны алып та бетерде, шәхси хуҗалыкларында кош-корт, сарык-кәҗә тотучылар мондый ярминкәләр тагын булсын иде, күбрәк сатып алыр идек, дигән теләкләрен җиткерделәр. 

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең ярминкәдәге эшчәнлеге белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов

һәм район җитәкчелеге танышып чыкты, аграр тармакта эшләүчеләргә уңышлар теләп, әлеге мөһим чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Айнур Гыймадиев фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев