Актанышта көзнең тәүге ярминкәсе: Шатлык, муллык һәм игелек бәйрәме!
4 октябрь иртәсендә Актанышта көзге тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп узды. Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган бу чара быел аеруча киң колач алды һәм бай ассортименты белән халык күңеленә бәйрәм рухы өстәде.
Иртәнге җиделәрдә үк «Актаныш-информ» редакциясе каршындагы машина тукталышы тулы иде. Район халкы, кояш чыгып өлгергәнче үк, үзебезнең хуҗалыкларда үстерелгән яңа уңыш продукциясен сатып алырга ашыкты.
Сәүдә рәтләрендә игеннәрнең яңа уңышы- бодай, арпа, солы һәм борчак тәкъдим ителде. Районыбызның «Таң», «Башак», «Чишмә», «Нигез» хуҗалыклары һәм «Әнәк» агрофирмасының Кормаш бүлекчәсе үз продукциясен халыкка кулай бәядән тәкъдим итте. Мәсәлән, бодай һәм арпа — килограммы 10 сумнан, борчак — 12 сумнан, солы — 9 сумнан сатылды.
«Эконом» сәүдә ноктасында исә арпа — 11 сум, бодай — 12, борчак — 13 сум иде. Халык ашлыкны бик теләп алды. Кош-корт, сарык һәм кәҗә асраучылар оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм мондый ярминкәләрнең ешрак үткәрелүен теләде.
Сәүдә барышы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм район җитәкчелеге вәкилләре дә танышты. Алар ярминкәнең оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Көзнең беренче ярминкәсе чын мәгънәсендә уңыш һәм хезмәт бәйрәменә әверелде — ул авыл хезмәтчәннәрен һәм район халкын муллык, җылылык һәм игелек рухында берләштерде.
Милләт йөзе — ярминкәдә
Иртәнге сәгатьләрдә үк район Мәдәният йорты (Альфия Авзалова исемендәге) янындагы мәйданда да гөрләп сәүдә башланды. Бирегә Актаныш районы белән беррәттән күрше төбәкләрдән һәм Башкортстан районнарыннан да сәүдәгәрләр җыелган иде.
Актаныш ярминкәләренең даими кунаклары белә: монда һәрвакыт тәртип, чисталык һәм җылы мөгамәлә. Сәүдәгәрләр сатып алучыларны елмаеп каршы ала, аларга ошаган товарларын матур итеп төреп бирә. Мондый ярминкәләр – гади генә сәүдә урыны түгел, ә татар халкының тырышлыгы, уңганлыгы һәм уңган-булган холык-фигылен чагылдырган күркәм традиция.
Ит, сөт, май, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сату итүчеләр арасында игътибарны аеруча махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов җәлеп итте. Ул алдагы кичтә генә тотылган карась балыгын сатуга чыгарган иде.
– Балыкчылык белән быел гына шөгыльләнә башладым. Язын туган авылым Иске Сәфәр һәм Кадермәт арасындагы күлне рәсмиләштердем дә, анда балык үрчетергә керештем. Эшне күңел биреп башкарсаң, барысы да барып чыга икән, – дип уртаклашты Әлфис үзенең беренче уңышлары белән.
Ветеран киләчәктә башка төр балыклар – сазан, карп һәм ак амур (толстолобик) үрчетергә ниятли. Ул Арча һәм Нефтекамск балык үрчетү хуҗалыклары белән хезмәттәшлек урнаштыра башлаган инде. Бу җаваплы, игелекле эштә аңа тормыш иптәше Айгөл ханым һәм туганнары ярдәм итә. Күл чисталыгын саклау зур тырышлык сорый: аны вакыт-вакыт чистартырга, төбен тазартып торырга кирәк. Кышын, эшкуар сүзләренчә, күл тулысынча суыннан арындырылачак — бу аны саф хәлендә тотарга мөмкинлек бирә.
Район башлыгы Ленар Зарипов та якташыбызның эшен зур хөрмәт белән бәяләде. Чыннан да Әлфис Шәйхелмәрдәнов — чын патриот, үзенең батырлыгы һәм тырыш хезмәте белән яшьләргә, район халкына үрнәк. Ул Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайтты, сугыш кырында аягын югалтса да, төшенкелеккә бирелми, сәламәт кешеләрдән дә уздырып, матур яшәргә омтыла. Хәзер исә туган районыбызның үсеше өчен хезмәт куя.
Ярминкәдә районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары да актив катнашты. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары тирә-юньне җыр-моңнарга төрде, патриотик рухтагы чыгышлары, моңнары көн дәвамында ярминкә мәйданын ямьләде.
Көзге ярминкә кабат раслады: Актаныш халкының хезмәт сөючәнлеге, күңел җылылыгы һәм бердәмлеге — безнең төп байлыгыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев