5 июнь 2025 яңалыклары
-
Теләкәй авылында бөек җырчы Салих Хөснияров истәлеген мәңгеләштерәчәкләр
Иске Теләкәй авылы-күп кенә күренекле шәхесләрнең кече Ватаны — һәм бүген дә биредә аларның мирасын кадерләп саклыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Илүс Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, быелгы җәйдә авылда татар һәм башкорт халыкларының легендар җырчысы Салих Хөснияровка багышланган истәлекле урын барлыкка киләчәк.
-
Бүген - 5 июнь – Гарәфә көне. Нәрсәләр эшләргә?
Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне – Гарәфә – Тану көне. Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.
-
Режиссер Илиза Мөхәммәтова: Актаныш Сабантуенда «Җиңү байрагы» йөрешенә старт биреләчәк
Актаныш районы мәдәният йорты режиссеры Илиза Мөхәммәтова 20 ел эшләү дәверендә һәр елны район Сабантуен оештыруда катнаша. Мәдәният хезмәткәрләребез Сабантуйны тагы да үзенчәлеклерәк, матуррак уздыру өчен бар көчләрен куеп тырыша. Быелгы милли бәйрәмебез дә бик колачлы, эчтәлекле булачак. Илиза Вәгыйзь кызы яңалыклар белән уртаклашты.
-
Дини уку йортлары
Актаныштан бер төркем мөслимәләр Казанда белем күтәрү курсында укып кайттылар. Алар – мәчет каршындагы курсларда башлангыч дини белем бирүчеләр. Россия ислам институты каршында оештырылган укуда Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты педагоглары өстәмә белем бирде.
-
Татарстанда яшәүчеләр 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлый
Казанда 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстан башкаласындагы 32 парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
-
Актанышның яшь талантлары турында «Шаян ТВ» каналы дүрт тапшыру күрсәтәчәк
Актанышның «Алтынчәч» бакчасының зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Кадрия Әдһәмова һәм әти-әниләре белән Казанга мавыктыргыч сәфәр кылды. Сәяхәтнең сәбәпчеләре- сабыйлар үзләре. Берьюлы алты яшь талант республика конкурсларында җиңгән иде, менә шул сәләтле балалар турында «Шаян ТВ» каналы дүрт тапшыру күрсәтәчәк.
-
Актаныш Сабантуйга әзер!
Актаныш районында иң матур һәм яраткан милли бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуйга әзерлек тулы куәтенә бара.
-
Минсельхозпрод РТ объявляет о начале приема заявок на предоставление гранта «Агростартап»
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет отбор для начинающих предпринимателей по проекту «Агростартап», софинансируемого из федерального бюджета, предоставляемого в форме субсидии крестьянским (фермерским) хозяйствам или индивидуальным предпринимателям, основным видом деятельности которых является производство и (или) переработкам сельскохозяйственной продукции, для финансового обеспечения их затрат.