Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актанышның яшь талантлары турында «Шаян ТВ» каналы дүрт тапшыру күрсәтәчәк

Актанышның «Алтынчәч» бакчасының зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Кадрия Әдһәмова һәм әти-әниләре белән Казанга мавыктыргыч сәфәр кылды. Сәяхәтнең сәбәпчеләре- сабыйлар үзләре. Берьюлы алты яшь талант республика конкурсларында җиңгән иде, менә шул сәләтле балалар турында «Шаян ТВ» каналы дүрт тапшыру күрсәтәчәк.

Кунакларны ТНВ телеканалының популяр «Шаян ТВ» балалар тапшыруы студиясендә бик җылы кабул иттеләр. Яшь йолдызчыкларыбыз- дәрәҗәле халыкара Җәлил укулары җиңүчесе Таңсылу Бикмөхәммәтова, «Шәвәли Шуклыгы» республика конкурсында беренче урынны яулаган кеше Раил Ямилов, «Гаилә-ил  таянычы»республика конкурсында җиңүчесе Гомәр Хәертдинов телевидение алып баручыларына интервью бирделәр. Яшь талантлар үзләренең кызыксынулары, мавыгулары, балалар бакчасындагы дуслары, яраткан уеннары, гаиләләре һәм, әлбәттә, конкурсларда катнашу тәҗрибәләре турында теләп сөйләделәр. 

Тагын өч йолдызыбыз- Лилия Хаҗиева, Раян Мирзануров һәм Айлинә Усманова аерым иҗади бүләк әзерләгәннәр. "Шаян Тв" га "Тәмле юл билгеләре" пешереп, күчтәнәчкә алып барды. Алар исә районыбызда узган "Татар ашханәсе. Тәмле юл билгесе" бәйгесендә чыгыш ясаулары, җиңүләре турында тәфсилләп сөйләде.

 Балаларны, аларның ата-аналарын һәм тәрбиячеләрен лаеклы уңышлары белән котлыйбыз һәм тапшырулар чыгуын түземсезлек белән көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев