Бүген - 5 июнь – Гарәфә көне. Нәрсәләр эшләргә?
Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне – Гарәфә – Тану көне. Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.
Гарәфә көне догасы
* Атнаның иң зур көне – ҖОМГА;
* Елның иң зур киче – КАДЕР КИЧӘСЕ;
* Елның иң зур көне – ул ГАРӘФӘ - ТАНУ КӨНЕ.
Бу көн нәрсәсе белән үзенчәлекле, ниләр эшләргә, нәрсәләрне истә тотарга кирәк - игътибарыгызга кайбер аңлатмалар биреп үтәбез.
Расүлебез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм:
1) "Гарәфә көне – Аллаһ Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн".
2) "Гарәфә Гарәфә көнендә тоткан ураза 2 ел ураза тоткан кебек. Тану көненең рузасы ике ел рузага торадыр. Гашура көненең рузасы бер ел тоткан рузага торадыр"- диде.
Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн.
Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар.
Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.
Пәйгамбәребез: “Гарәфә көне уразасы сәбәпле Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дип өметләнәм,” – дигән.
Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла.
Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Гарәфә көнендә (Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә) тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була».
Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә киләчәк һәм 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Гарәфә көненнән башлап, Зөлхиҗә аеның 13 көненә кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкбир әйтелә. Димәк, биш көн буена, Гарәфә көнне: 15 июнь иртәнге намаздан соң башлап, бишенче көннең, яисә – 19 июнь Икенде намазын кушып һәрбер фарыз намаз артыннан тәкбир әйтәбез булып чыга. Барлыгы 23 фарыз намаздан соң әйтелә. Бу көннәрдә егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә:
"Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә). Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
ГАРӘФӘ КӨНЕ ДОГАСЫ
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
"Иң хәерле дога - Гарәфә көнендә кылынган дога. Ә мин һәм миңа кадәр булган пәйгамбәрләр әйткән сүзләрнең иң хәерлесе:
"Ләә иләәһә илләЛлааһу, вәхдәһү ләә шәрикә ләһү, ләһүл-мүлкү, вә ләһүл-хәмдү, вә һүвә гәләә күлли шәй-ин кадиир" (Тирмизи).
Тәрҗемәсе: "Аллаһтан башка табыныр зат юк, Ул бердәнбер һәм Аның тиңдәшләре юк, Ул бар нәрсәнең Хуҗасы, барлык мактаулар Аңа гына, һәм Аның бөтен нәрсәгә дә кодрәте җитә".
Шушы зикерне Гарәфә көнендә гел әйтеп йөрү сөннәт.
Гарәфә көнендә догаларның кабул булу ихтималы бермә-бер арта. Дога кылып үзебезгә ике дөньяда кирәк барлык әйберләне сорарга, күптән борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә, тәүбә-истигъфарлар кылып, гөнаһларыбыздан арынырга Гарәфә көне менә дигән мөмкинлек.
Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев