Дини уку йортлары
Актаныштан бер төркем мөслимәләр Казанда белем күтәрү курсында укып кайттылар. Алар – мәчет каршындагы курсларда башлангыч дини белем бирүчеләр. Россия ислам институты каршында оештырылган укуда Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты педагоглары өстәмә белем бирде.
Актаныш, Буа һәм Кукмара районнары мөгаллимәләре җыелган иде. Биредә аларны җылы каршы алдылар. Уку, көнгә өч тапкыр ашату, яшәү урыннары белән бушлай тәэмин итеп, иртән – институтка, кич яшәү урынына микроавтобус белән түләүсез йөрттеләр.
Уку елы дәвамында 60 кешегә белем өстәү мөмкинлеге тудырылган. Соңгы төркем 26-30 май көннәрендә тупланды. “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча теория һәм практика” дигән темага өстәмә һөнәри белем бирү планлаштырылган иде. Уку башланыр алдыннан әлеге уку йортларының ректоры, ТР мөфтие урынбасары Рафик Мөхәммәтшин сәламләде.
– Республикада 1640 мәчет бар, аларга 8 меңнән артык кеше даими йөри. 2 югары уку йорты, 8 мәдрәсә эшли. 1800 студент югары дини белем үзләштерә. 4 меңнән артык шәкерт һөнәри дини белем ала. Без бөтен Россиягә белгечләр әзерлибез. Россиядә 8 мең мәчет исәпләнә, аларда хезмәт куяр өчен белемле имамнар кирәк, – дип таныштырды Рафик Мөхәммәтшин.
Ректор соңгы көнне дә аудиториягә кереп, таныклык тапшыру чарасында изге теләкләрен җиткерде.
Укырга теләүчеләргә кызыклы мәгълүмат
Болгар ислам академиясендә (Болгар шәһәрчегендә урнашкан, Россия һәм Татарстан диния нәзарәтләре тәкъдиме белән төзелеп, 2017 елдан бирле эшли), шулай ук Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында (икесе дә бер бинада урнашкан) 45 төбәктән килеп укыйлар.
Болардан тыш, Казанда “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел”, Яр Чаллыда “Ак мәчет”, Урыссуда “Фәнис”, Әлмәттә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге, Кукмара, Буа, Мамадыш мәдрәсәләре һөнәри белем бирү учреждениеләре эшчәнлек алып баралар. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә (көндезге, кичке һәм читтән торып) чит төбәкләрдән килеп укучылар бик күп. “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсенә исә ир-егетләр генә кабул ителә.
Мәктәп яшендәгеләр өчен гомуми белем бирүче дини учреждениеләр дә бар. Казанда “Госмания” мәктәбе инде 30 елдан артык эшләп килә. Әлмәтнең “Нур”, Алабуганың “Ихсан” шәхси дини мәктәпләре дә укучыларга дини һәм дөньяви белем бирүгә юнәлдерелгән.
Яшәвеңнең төп мәгънәсе нәрсә?
Россия ислам институтының укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина Россия Федерациясенең дини һәм дөньяви белем бирүгә кагылышлы кануннары белән таныштырды.
Дәресләр иртәдән кичкә кадәр, тыгыз график белән барды. Гакыйдә (диннең асылы), гыйбәдәт (фикх), пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллааһү галәйһи вә сәлләмнең тормышы (сира) фәннәре керде.
Тәҗвидтә авазларны һәм сүзләрне дөрес уку белән беррәттән, Коръән сүрәләрен татар мәкаме белән уку күнекмәсен үзләштерделәр. Укыту алымнарын өйрәнгәндә: “Укытучы – Аллаһ каршындагы иң зур дәрәҗәгә ия һөнәр иясе, ләкин тәкәбберләнергә ярамый. Тәкәбберлек җәһәннәмгә алып бара”, – дигән сүзләрне истән чыгармаска кирәклеген аңлаттылар.
Гарәп теле дәресендә исә кызыклы уеннар белән аралаштырып алып баруның үтемлегенә басым ясалды. Гади сүзләр белән гарәпчә әңгәмә кору үрнәкләре китерелде.
Динебез әхлакка өйрәтә. Аллаһы Тәгаләнең изге Коръән китабында хикмәт бар. Пәйгамбәребез сөннәте – күркәм әхлак үрнәге. Иң беренче чиратта, кешедә Аллаһ каршында җаваплылык тәрбияләнергә тиеш. “Кем мин?”, “Тормышымның мәгънәсе нәрсәдә?”, “Төп максатым нинди?”, “Тормышта иң мөһиме нәрсә?” кебек сорауларга дөрес җавап эзләделәр, хәерле холык нигезләрен өйрәнделәр. Болар барысы да әхлак төшенчәсе белән аңлатыла.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев