Режиссер Илиза Мөхәммәтова: Актаныш Сабантуенда «Җиңү байрагы» йөрешенә старт биреләчәк
Актаныш районы мәдәният йорты режиссеры Илиза Мөхәммәтова 20 ел эшләү дәверендә һәр елны район Сабантуен оештыруда катнаша. Мәдәният хезмәткәрләребез Сабантуйны тагы да үзенчәлеклерәк, матуррак уздыру өчен бар көчләрен куеп тырыша. Быелгы милли бәйрәмебез дә бик колачлы, эчтәлекле булачак. Илиза Вәгыйзь кызы яңалыклар белән уртаклашты.
Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы- әлеге мөһим вакыйгалар Сабантуй бәйрәменең төп эчтәлеген тәшкил итәчәк. Иң тәэсирләндергәне- Сабантуйда Актаныш районында узачак Җиңү байрагы йөрешенә старт бирелә.
Кызыл Җиңү байрагы- 1945 елның 1 маенда Берлинда Рейхстаг гөмбәзенә эленә. Аны 756нчы укчы полкның совет разведчиклары күтәргән. Бу символик һәм тарихи акт немец оборонасының төп терәк пунктларының берсе өчен каты сугышларның кульминациясе була.
Җиңү байрагын Кәзкәй авыл җирлеге кабул итеп алына һәм ул барлык авыл җирлекләрен урап 22 июнь- Хәтер һәм Кайгы көнендә Актаныш авылына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев