Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде

Актаныш районы махсус хәрби операциядәге егетләргә унөченче гуманитар ярдәм озатырга җыена. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов гуманитар ярдәмгә зур өлеш кертүче хәйриячеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә әзерлек бара. Егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күк йөзе өчен, көн дә ут эчендә булган егетләребзгә рәхмәтле булырга тиешбез. Аларга, аларның якыннарына ярдәм итү – безнең төп бурыч. Игелекле эштә башлап йөргән, бөртекләп ярдәм туплаган волонтерларыбызга, битараф булмаган райондашларыбызга ихластан рәхмәт. Даими ярдәм кулы сузган җитәкчеләр, эшмәкәрләребез дә бар: Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисов, “Башак” хуҗалыгы рәисе Илус Ярмиев, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев һәр гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертеп ярдәм кулы суза. Эшмәкәрләр Айгөл Гыйздатуллина, Айгиз Фәрдиев, Рәдис Хашимов, Айзат Газизҗанов, Фәнил Шаязданов һәрдаим ярдәм итеп торалар. Алар бу эшне күңел кушуы буенча, ихластан башкаралар. Шуның өчен дә, аларга чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Бу изге гамәлләре башкалар өчен дә үрнәк булсын иде.

Хөрмәтле райондашлар! Актаныш районы халкы һәрвакытта да бердәм һәм бергә булды. Җиңүне якынайтып, егетләребезгә ярдәм кулы сузу һәркайсыбызның изге бурычы. Ике телем икмәгең булса, берсен батыр сугышчыларыбызга бирергә кирәк. Иң мөһиме, егетләребез исән-сау булсыннар. Дөньялар тынычланып, гаиләләренә, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар. Гуманитар ярдәмне әзерләүдә катнашкан барлык райондашларыбызга тагын бер кат ихластан рәхмәт. Без бергә һәм бердәм булганда гына көчле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев