Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Бөек Ватан сугышы турында 80 истәлек» акциясе герое Хәния Гыймазова: «СВОих не бросаем!» лозунгы булган икән, үзебезнекеләргә ярдәм итәргә бурычлыбыз

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга, ягъни безнең олы горурлыгыбыз- Бөек Җиңүгә 2025 елда 80 ел тула. Әлеге зур юбилей елы алдыннан Татарстан Республикасы Ветераннар оешмасы «Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары турында 80 истәлек» акциясе уздырып видеоязма булдырды. Әлеге акциядә Актаныш районы Ветераннар советының мактаулы ветераны, районыбызның хөрмәтле мәгариф ветераны, озак еллар район ветераннар оешмасы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән 93 яшьлек Хәния Гыймазова катнашты.

 Бөек Җиңүнең никадәр кыйммәткә ия булуын еллар үткән саен без тагы да ныграк аңлыйбыз.  Кызганыч, вакыт үзенекен ала, Бөек Ватан сугышы елларының тере шаһитлары кимегәннән кими. Бүген Актаныш районында нибары дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны, 187 тыл ветераны исән-сау. Актаныш районы ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев бу саннарның район өчен бик аз булуын әйтте. Шуңа да бу кадерле ветераннарыбызның хатирәләре, истәлекләре безнең өчен, киләсе буын өчен бик зур әһәмияткә ия.

Әлеге максаттан Татарстан Республикасы Ветераннар оешмасы "Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары турында 80 истәлек" акциясе уздырды, өлкән буынның истәлекләрен туплап видеоязма булдырды, аларны махсус дискта һәм флешкада цифрлаштырып мәңгеләштерде.

"Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары турында 80 истәлек" акциясендә Актаныш районы Ветераннар советының мактаулы ветераны, районыбызның хөрмәтле мәгариф ветераны, озак еллар район ветераннар оешмасы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән 93 яшьлек Хәния Гыймазова катнашты.

Бүген район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев Хәния кызына әлеге акциянең кайтавазы-истәлекле видеоязмалар тупланган диск һәм флешканы тапшырды. Әлеге истәлекле вакыйгада актив ветераннарыбыз- Хәния Гыймаз кызының эшен лаеклы төстә дәвам итүче, район Ветераннар советы рәисе урынбасары Зәлифә Әмирова һәм районыбызның хөрмәтле психологы, «Гаилә мәктәбе» киңәшчесе, Хәния апаның фикердәше Фәймә Шәйгәрданова катнашты. Хәния Гыймазованың Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл тормышы турындагы тәэссоратлы истәлекләре, үтемле сөйләме беркемне дә битараф калдырмады. Без аны аерым язмабызда яктыртачакбыз. Очрашудан файдаланып Хәния апа белән эксклюзив әңгәмә корып алдык.

- Хәния апа, сез Бөек Ватан сугышы чорының бөтен ачысын, михнәтен, шуңа да карамастан, авыл кешеләренең хәлсезләнеп егылгач та янә тешләрен кысып торып басуларын, югары патриотик рухта Бөек Җиңү өчен фронтка ярдәм итүләрен сөйләдегез. Без янә сезнең чор кешеләре халәтендә- махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм кирәк. 

 

- Безнең халыкка фронтка ярдәм кирәк дип әйтеп торасы юк! Халкыбызга «СВОих не бросаем!» дигән лозунг булган икән, операциянең нинди территориядә баруына карамастан, без үзебезнекеләргә ярдәм итәргә бурычлыбыз. Хәрби операциягә яшьләр генә түгел, чал чәчле ир-егетләр дә контракт белән китә. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең сөйләгәннәре буенча гаиләләре, әти-әниләренең караулы булуы, аларга өстенлекләр бирелү, балаларына укырга кергәндә квоталар булдыру  аларга көч бирә. Безнең егетләр- ут эчендә! Мин, өлкән кеше буларак, бөтенебез дә бердәм булып, шушы батырларыбызга кем нәрсә белән ярдәм итә ала, булышсак иде, дип чакырам!- диде Хәния Гыймазова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев