Актаныш районының күренекле артистлары «Актаныш» агрофирмасы игенчеләренә ял концерты бүләк итте
Ел саен урак өстендә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты агитбригадасы игенчеләребезгә ял концерты бүләк итә. Быел да агитбригада традицияләргә тугры калып үз эшен башлап җибәрде. Бүген күренекле артистларыбыз «Актаныш» агрофирмасы уңганнары алдында чыгыш ясады.
Актаныш районы өчен быелгы һава шартлары көтелмәгән сынаулар әзерләде. Матур булып үсеп җитлеккән икмәкләрне җыеп алырга өзлексез яуган яңгырлар нык комачаулый. Шуңа да аз гына кояш чыгып, җир җилләүгә агрономнар, комбайнчы-механизаторлар кырларга ашыга. Коры һава торышының мизгелен дә әрәм итмичә эшкә тотыналар.
Игенчеләрнең тынгы белмәс күңелләренә аз булса да тынычлык, беләкләренә дәрт-дәрман бирергә теләп районыбызның мәдәният әһелләре ел саен агитбригада белән басуларга концерт күрсәтергә чыга. Бүген күренекле артистларыбыз "Актаныш" агрофирмасы кырларына килде.
Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Робсон Мусин, Лилия Хөсәенова, җырчы-сандугачыбыз Ленарис Шәңгәрәев һәм алып бару остасы Лилия Фәхруллина, музыкантыбыз Рөстәм Наҗаровлар комбайнчыларыбызның төшке аш вакытында бик матур эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим итте. Берсеннән-берсе дәртле җырларны классик әсәрләр алыштырды, шаян шигырьләр белән бергә игенчегә хөрмәт, туган ягыбызны ярату хисләре белән сугарылган әсәрләр яңгырады.
Игенчеләребез артистларга олы рәхмәтләрен әйтеп алкышларга күмделәр, эшләрендә уңышлар теләп янә иҗат учагына озаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев