Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Без бергә» фонды директоры махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтте

«Без бергә» коммерцияле булмаган фонд директоры, волонтер Лилия Гыйкрамина тәвәккәл ханым. Үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны буларак, ул сугышчыларның гаиләләрен, ут эчендәге егетләрнең хәлен яхшы аңлый. Әле яңарак кына Лилия Әхнәфовна ерак юлдан кайтты. Энесе Ленар белән шәхси машинасында, үзе руль артына утырып, Курск якларына гуманитар ярдәм илтте ул.

3600 километр араны көнен дә, төнен дә туктамыйча бару үзе үк батырлык, җиңү өчен тырышу. Махсус хәрби операция зонасыннан кайтуга Лилия Гыйкрамина элемтәгә чыгып, ерак сәфәр тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты. 

Актаныш волонтерлары 5 сентябрьдә юлга кузгалды. Автомобильгә райондашларыбыз ярдәме белән җыелган 27 тартма гуманитар ярдәм тутырылган. Сугышчыларның гаиләләре, туганнары да посылкалар әзерләп алып килгән иде. Беркемнең дә гозерен кире какмый Лилия ханым, һәр тартмага урын табыла.

Мине эчкә кертмәделәр, чөнки пилотсыз очкычлар гел һөҗүм итә. Курскидан Украинага таба 180 километр кергәч, туктаттылар.

 Иң элек якташыбыз Илгиз Сәлимгәрәевка посылкаларны тапшырдым. Ул безнең  волонтер Гөлназ Гарифуллинаның ире. 

Татар Суыксуында туып үскән Айнур Әминов сугышчан заданиедә иде, аның посылкаларын иптәше Алексей машина белән  чыгып алды.

Якташыбыз Алмаз Солтанов «Без бергә» фондына мавик-дроннар, җылыту пушкалары кирәк, дип мөрәҗәгать иткән иде. Халыктан җыелган акчаларга сугышчан кирәк-яракларны, җиһазларны сатып алдык. Аларны Алмазга үз кулларым белән тапшырдым. Шулай ук  туганнары да чәкчәк, маринадланган яшелчәләр биреп җибәргән иде.

 Артем Старовойтов яраланып госпитальдә ята, аңа атап җибәрелгән гуманитар ярдәмне иптәшләренә биреп калдырдым.

Күчтәнәчләрне кулларына алгач, барлык солдатларга да бик нык рәхәт булды, йөзләре сөенеч белән тулды, туган як җылысы, якыннарының изге теләкләре аларга көч бирсен!

 

Якташыбыз Илгиз Сәлимгәрәев барлык ярдәм итүчеләргә, акчалата булышучыларга, токмачлар кисеп, коры ашлар ясаучыларга зур рәхмәтләрен әйтә. Җиңү безнең якта булачак, ди тәҗрибәле сугышчы. Илгиз Сәлимгәрәев фронтка, алгы сызыкка снарядлар ташый. Ике атнадан тыныч җиргә - тылга чыгалар. Бәхеткә, Актаныштан гуманитар ярдәм барганда, ул тылда булган, шуңа да якташларыбыз белән очрашып сөйләшә алганнар.

Лилиянең әйтүенә караганда, тыныч дип аталган зоналарда да 16: 00 сәгатьтән соң юлга чыкмавың хәзерле. Нәкъ шул вакытта дошманнарның дроннар һөҗүме башлана икән.

Курскида җир асты юллары шартлатылган урыннарны күрдек. Гражданский машиналар да РЭБлар (дроннан саклану чарасы) белән йөриләр. Дрон өстеңә килә башласа, ул шунда ук сигнал бирә. Юлларда менә шундый шартлатылган машиналар да күрдек. Бик куркыныч картиналар.

Якташларыбыз белән сөйләшеп, аралашып. Аларның күңелләрен күтәрергә тырышып кайттык. Солдатларның өйгә кайтасылары килүе сизелеп тора, туган җирне нык сагынганнар.

Без аларга ышанабыз, киләчәктә Җиңү белән кайтырлар, без дә аларга һәрвакыттагыча гел ярдәм итеп торырбыз,-  диде Лилия Әхнәфовна әңгәмәбезне төгәлләп. 

Фотолар Лилия Гыйкраминаның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев