9 декабрь 2024 яңалыклары
-
«Актаныш-информ»нан Ләйсән Газизова «Коррупциягә журналист карашы» конкурсында III урынга лаек булды
Бүген, 9 декабрьдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ- паркта коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә юнәлтелгән «Алма- бирмә» республика форумы узды. Форумда «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова да катнашып, «Коррупциягә журналист карашы» журналистлар конкурсына йомгак ясаганда бүләкләнде.
-
Безнең көч – бердәмлектә
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.
-
Сугым суйганда
Нәкъ шул вакытта бавыр пешерергә омтыла хуҗабикәләр. Тәмлерәк рецептларын сорашып өйрәнәләр. Монысы да шундый шәп чыга.
-
Сыйфатлы майонез сайлыйбыз
Алда безне Яңа ел бәйрәме көтә. Уңган хуҗабикәләр төрле салатлар ясаячак. Аларны ясаганда күпләр майонез сала. Ә сыйфатлы майонез нинди була?
-
9 декабрь- Ватан Геройлары көне
2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.