«Актаныш-информ»нан Ләйсән Газизова «Коррупциягә журналист карашы» конкурсында III урынга лаек булды
Бүген, 9 декабрьдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ- паркта коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә юнәлтелгән «Алма- бирмә» республика форумы узды. Форумда «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова да катнашып, «Коррупциягә журналист карашы» журналистлар конкурсына йомгак ясаганда бүләкләнде.
Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Форумда Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе, төрле министрлык, ведомство вәкилләре чыгыш ясады. Коррупциягә каршы көрәш буенча уңышлы эшләүчеләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук форум кысаларында «Коррупциягә журналист карашы» журналистлар конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында "Актаныш-информ" журналисты Ләйсән Газизова да бар иде, Ләйсән Глүс кызы «Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе» номинациясендә III урынга лаек булды.
Фотода Ләйсән Газизованы Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов тәбрикли. Коллегабызны һәнәри бәйгедәге уңышлары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев