9 декабрь- Ватан Геройлары көне
2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Актаныш төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Геройлары Баян Дәүләтов, Хәсән Заманов, Гатаулла Минаев (Николай Орлов), Сергей Фадеев, Гомәр Һадимөхәммәтов, Мөслим районы Бүлк авылында туып Актаныш МТСнан 1940 елда армиягә киткән Илдар Маннанов кебек райондашларыбызның исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган.
Илебез өчен онытылмас батырлыклар, күренекле эшләр башкарган герой-батырлар һәрчак халкыбыз хәтерендә калыр.
Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең районыбызның мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша.
«Батырлык» ордены кавалерларының, курку белмәс әлеге райондашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде. Барыбызга да бәхет һәм муллык телим. Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк, яшь буыннар алдында аларның кылган игелекле, батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтик!
Геройлар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев