Безнең көч – бердәмлектә
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.
“Без бергә!” волонтерлар төркеме тарафыннан оештырылган мондый концертлар 2023 ел дәвамында бик күп җирлекләрдә үтте. Аларга халык көннән-көн күбрәк тартылды.
Быелга чыккач, монысы – беренчесе. Аның форматы тагын да баетылган, бәгырьләргә үтеп кереп, күңелләрне айкый торган иде.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 2 нче урта мәктәбе, авыл мәктәпләреннән килгән укучылар, “Шурави” әфганчы ветераннарның вокаль ансамбле башкарган биюләр, җырлар барысы да патриотик рухта иде. Аларны караганда, тыңлаганда Туган ил, Ватан төшенчәсенең кадере тагын да артты кебек.
Ә инде ел ярым эчендә шушы махсус хәрби операциядә гомерләре өзелгән егетләребезнең фотоларын экраннан күрсәткәндә, һәркем күзеннән яшь тамчылары тәгәрәде. Бугазга төер тыгылды. Алар безнең – 16. Шуларның 12се Актаныш районында туып-үскәннәр. Боларга өстәп, батырларча һәлак булып, туган якларга әйләнеп кайта алмаганнары, хәбәрсез югалганнары да бар. Нур Хөсәеновның изге догалары илебез мәнфәгатьләрен яклап, һәлак булган егетләребезнең рухларына барып ирешсен. Аларның урыннары җәннәттә булсын. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
Концерт барышында күңел кылларына кагыла торган мизгелләр күп булды. Шул көнне генә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга
кайткан Рөстәм Вәлиев гаиләсе белән сәхнәгә күтәрелгәндә, зал аларны алкышларга күмде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрик итеп, истәлек бүләге тапшырды.
– Сезнең гаиләгә шатлыкта да, авыр вакытта да бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә Рөстәм сезнең янга бөтенләйгә кайтып, матур гаилә булып яшәвегезне дәвам итүне телибез, – диде.
Рөстәм үзенә һәм гаиләсенә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт әйтте. Тормыш иптәше Асия дә әлеге концертны оештыручыларга, волонтерларга рәхмәтләрен җиткерде. Һәм сүзен: “Җиңү безнең якта булчак”, – дип тәмамлады.
Концертны алып баручы Рөстәм Мусин сәхнәгә бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган, госпитальләрдә дәваланып кайткан барлык егетләрне дә дәште. Аларга район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев район башлыгы Ленар Зарипов һәм үзе исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Бу, күңелгә үтеп керә торган чара. Концерт дип аталса да, барыбыз да эчебездән янып-борчылып утырабыз. Чыннан да, илебез өчен хәлиткеч еллар. Әлеге чара безнең бердәмлекне, егетләр белән бер дулкында булуыбызны күрсәтә. Районнан 106 егетебез – мобилизация белән, 48 егетебез контракт нигезендә махсус хәрби операциядә үзенең хәрби бурычын үти. Без аларга илебезне яклап геройларча көрәшүләре өчен, улларын, тормыш иптәшләрен шушы хәрби операциягә озаткан әти-әниләргә, хатыннарына зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Әлеге махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамланып, егетләребезнең яныбызга әйләнеп кайтуларын телибез, – диде.
Концертта Азнакай волонтеры Айгөл дә Актаныш волонтерларына рәхмәтен җиткерде.
– Бик зур рәхмәт сезгә. Сез бик нык көчле. Без сездән үрнәк алабыз... Кайчан ярдәм сорасак та, каршы килмисез, булышасыз, – диде.
Әйе, безнең көч – бердәмлектә. Бергә булганда барлык авырлыкларны да җиңәргә була. Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын дигән теләк белән таралышты концерттан
тамашачы.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев