Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Сугым суйганда

Нәкъ шул вакытта бавыр пешерергә омтыла хуҗабикәләр. Тәмлерәк рецептларын сорашып өйрәнәләр. Монысы да шундый шәп чыга.

Ингредиентлар: −600 г сыер бавыры,1 йомырка,3 сарымсак,1 чәй калагы шикәр,1 чәй калагы тоз, 0,5 чәй калагы сода, суган, үсемлек мае, кукуруз оны әвәләп алу өчен. Пешерү: Бавырны юып, киптереп, тышчаны алып ташларга, зур кисәкләргә кисәргә. Маринад әзерләргә: савытта йомырканы тоз, шикәр, сода һәм изелгән сарымсак белән тугларга. Алынган катнашмага бавыр кисәкләрен салыгыз һәм суыткычта якынча 2 сәгать маринадларга. Чистартылган һәм ярым боҗралап туралган суганны үсемлек маенда кыздырырга. Тәлинкәгә куегыз. Кукуруз онындагы һәр маринадланган бавыр кисәген әвәләп, суган кыздырылган табага май салып ике яктан да алтын төскәчә кыздырыгыз (һәр якка 3 минут).

Бавыр тигез итеп кыздырылгач, аңа кыздырылган суганга салып, болгатыгыз, каплап тагын 5 минут әкрен утта тотыгыз. Әзерлекне кисеп тикшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев