Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Татарстанда җәй: Актаныш артистлары ишегалды концертлары оештыра

12 августта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары «Ямьле җәй айлары» программасы белән «Татарстанда җәй- Лето в Татарстане» проекты кысаларында Актанышның ишек алларында чыгыш ясады.

Ленин проспектының 16 а йорты каршында Ленарис Шәңгәрәев, Робсон Мусин, Айнур Гыйльманов, Инсан Хөсәенов, Сирина Исламова, Нәзлия Гобәева, Алсу Булатова, Лилия Хөсәенова, Айгөл Шәйхелмәрдәнова, Алмаз Галиевлар башкаруында ялгыз һәм күмәк җырлар яңгырады.

Концертны күпфатирлы йортларда яшәүче авылдашларыбыз бик ошатты. Ямьле җәйге кичләрдә телевизор да карыйсы, гел-гел телефонда да утырасы килми бит ул.

Ә үзебезнең яраткан җырчыларыбыз таныш көйләрне башкарганда үзеннән-үзе җырга кушыласың, моңланасың, күңелдә якты хисләр генә уяна.

Танылган артистларыбыз татар халык, эстрада җырларыннан төзелгән тамашаны "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерендагы балаларга да тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстанда җәй Лето в Татарстане