Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Авыл җирлекләре футбол чемпионатында Актаныш командасы җиңде

Актанышта ел саен җәйге матур кичләрдә авыл җирлекләре арасында футбол чемпионаты уза. Быел да әлеге традицион ярыш бик оешкан төстә узды. Финал уеннарында Актаныш командасы җиңеп, I урынны яулады.

Чемпионатка йомгак ясау кичә 12 августта булды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов иң элек иң оста уенчыларны бүләкләде. Бүләкләүнең иганәчесе- шәхси эшмәкәр Илһам Мусин. «Иң яхшы капкачы» исеменә Актанышның яшьләр командасыннан Азамат Тимергазиев лаек булды. «Иң яхшы һөҗүмче» – Актаныш командасыннан Эдуард Исламов, « Иң яхшы сакчы»- Такталачыктан Рөстәм Хөрмәтуллин, «Иң яхшы ярымсакчы» булып Яңа Әлемнән Гадел Нәбиев танылды.

Командалар буенча финал уеннарында Актаныш командасы җиңеп, I урынны яулады. 

II урында Такталачык, III урында Яңа Әлем командалары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев