Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актаныш укытучылары һәм тәрбиячеләре «Авыл укытучысы» бәйгесендә II турга чыкты

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесен игълан иткән иде. Аның I турына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы конкурска быел 100 дән артык эш килде. Жюри шулардан 48 конкурсантны II турга катнашу өчен сайлап алды.

II турга чыгучылар арасында Актаныш педагоглары да булу безнең өчен аеруча куанычлы.

«Авыл укытучысы» номинациясендә: 

Нәбиева Сиринә Хәлил кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы

(Актаныштагы 2 нче урта мәктәп);

 «Авыл тәрбиячесе» номинациясендә:

Әюпова Айгөл Айдаш кызы,  өлкән тәрбияче

 (Актаныштагы 6 нчы балалар бакчасы);

Закирова Фирүзә Өлфәт кызы, тәрбияче

(Актаныш районы Яңа Әлем авылы балалар бакчасы).

Райондашларыбызга уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев