14 февраль 2023 яңалыклары
-
Актаныш укытучылары «Педагог һәм остаз елы»н ачу тантанасында катнашты
Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында «Педагог һәм остаз елы»н ачу тантанасы үткәрелде.
-
Такталачык укучысы кече ватаны тарихы белән таныштырып республика бәйгесендә 2 урын яулады
Яшел Үзән муниципаль районында унынчы тапкыр үткәрелүче » Край родной навек любимый, где найдешь еще такой!» республикакүләм фәнни- тикшеренү, иҗади, проект эшләре бәйгесендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче класс укучысы Мөхәммәтшина Диана «Кече ватаным тарихы» номинациясендә 2 нче урынга лаек булды.
-
«Күңелле әлифба» дәресләре. №1 – «А» хәрефе/авазы
Татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлфия апа 3-7 яшьлек сабыйларны «Күңелле әлифба» дәресенең беренче чыгарылышында сәламли.
-
Бүген «Таң» хуҗалыгының эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды
Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләрен караулар дәвам итә. Бүген район хуҗалыклары җитәкчеләре «Таң» хуҗалыгына җыйналды. Семинар эшендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.
-
ЗАГС бүлегендә бүген бер никах теркәлде, ике бала туу турында таныклыкка ия булды
14 февраль, сишәмбегә туры килсә дә ЗАГС бүлегендә бер парыбыз никахларын рәсмиләштерергә өлгерде инде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева әлеге яңа гына ир һәм хатын статусын алган парларга изге теләкләрен җиткереп гаиләләренә тигез, матур мәхәббәт теләде.
-
Гашыйклар көнендә безнең сораштыру: Учакка утын өстәп тормасаң сүрелә ул!
Гашыйклар көне турында актанышлылар төрле фикердә. Берәүләр аны безнең бәйрәм түгел ул, дисә, икенчеләр 14 февральне көтеп ала.
-
Гашыйклар көнендә иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле конфетлар
Бүген «Гашыйклар көне», аны икенче төрле «Изге Вәли көне»- «День святого Валентина» дип йөртәләр.
-
2022 елда район үзәк хастаханәсендә яңа ачылган компьютер томографы кабинетында 1873 тикшерү үткәрелгән
2021 елда район үзәк хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтүнең диагностикасын яхшырту һәм сыйфатын күтәрү максатыннан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында рентген компьютер томографиясе кабинеты ачылды.
-
Район үзәк хастаханәсендә «Земский доктор» программасы буенча 13 табиб эшли
Актаныш үзәк хастаханәсенең төп потенциалы кеше потенциалы - кадрлар. Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 390 кеше эшли, шуларның 46 ы табиблар, 219 ы шәфкать туташлары.