Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген «Таң» хуҗалыгының эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды

Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләрен караулар дәвам итә. Бүген район хуҗалыклары җитәкчеләре «Таң» хуҗалыгына җыйналды. Семинар эшендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

           "Таң" хуҗалыгы райондагы иң эре җир мәйданы биләүче берләшмәләрнең берсе. Терлекчелектә дә баш саннарын арттыра баралар. Венгриядән алып кайткан таналары алдагы елларда зур үсеш биргән, сөт күләмен дә шактыйга арттыра алганнар. Чит ил малларын Иске Җияш бригадасына урнаштырган иделәр. Тик соңгы вакытта продукция бирү канәгатьләнерлек түгел әле. "Терлекчелектә потенциалыгыз зур, эшләргә дә, эшләргә сезгә", диде район башлыгы Ленар Зарипов семинарны йомгаклаганда.

Әйе, таңлыларның алга куйган максатлары зурдан- мал баш саннарын арттыру өчен заманча тораклар төзергә исәп тоталар. Азык әзерләргә көчләре җитәрлек. Район ветеринария берләшмәсе белгече Илназ Гайсин терлек азыгының сыйфатын анализлаганда уңай бәя бирде, әмма эшкәртү вакытына игътибар юнәлтәсе бар. Ветеринария таләпләренә тәңгәл килгән азык сөт бирүчәнлеккә турыдан-туры тәэсир итә.  Терлекләрне ветеринария табибы һәрчак тикшереп, барлап тора. Үзләрендә үк тояк кисү оештырылган. Әлеге процедураны хуҗалык җитәкчеләренә дә күрсәттеләр. Тояк кисүне тояк авыруын булдырмый калуда иң яхшы чара, дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев.      

Киңәшмә турында тулырак алдагы язмаларда яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев